• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а
Телефон: +7(843)-656-02-19
E-Mail: memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита"
Руководитель: Фаттахов Фархат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 92 учеников + 25 воспитанников
У нас учат: 15 пед. работников + 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклары

Күренекле драматург Габделхәй Габделкаюм улы Вахитовның (Хәй Вахит) тууына 105 ел

Опубликовано: 31.01.2024

Күренекле драматург Габделхәй Габделкаюм улы Вахитовның
(Хәй Вахит) тууына 105 ел

1960-70 нче еллар елларда татар драматургиясенә үзенең мавыктыргыч та, уйланырлык та әсәрләре белән сәхнәгә Хәй Вахит исеме килеп керә. Хәй Вахит ул елларда йокымсырап торган татар театрын үзенең “Беренче мәхәббәт”,“Күк капусы ачылса”кебек пьесалары белән уятып җибәрә.
Ярты гасырдан артык вакыт үтүгә карамастан, әдипнең әсәрләренә игьтибар һәм кызыксыну кимеми, чөнки аның әсәрләре кабат сәхнәгә әйләнеп кайтты. Режиссерлар Х.Вахит әсәрләренә мөрәҗәгать итә башлады. Узган гасырның 60-70 нче елларында язылган әсәрләре хәзер дә тормышчан булуы, әһәмиятен югалтмаган проблемаларны күтәрүе белән аерылып тора.
Хәй Вахит иҗатына игътибарның кимемәве, аның үз чиратында үзеннән соңгы татар әдәбиятына зур тәэсир ясавы әдип мирасының әһәмиятен билгели.
Без шундый күренекле драматургның якташы булуыбыз, мәктәбебез 2015 нче елдан Хәй Вахит исемен йөртүе белән чиксез горурланабыз. Һәр елны күренекле драматургның туган көненә багышланган кичәләр оештырабыз. Быел да зур юбилей датасын билгеләп үттек. 31 нче гыйнвар көнне Татарстан Язучылар берлеге, Биектау районы мәгариф бүлеге белән берлектә күренекле драматург Х.Вахитның 105 еллык юбилеена багышланган әдәбият һәм сәнгать районара бәйгесен оештырдык.



К списку новостей