• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а
Телефон: +7(843)-656-02-19
E-Mail: memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита"
Руководитель: Фаттахов Фархат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 92 учеников + 25 воспитанников
У нас учат: 15 пед. работников + 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклары

Есть такая профессия-учитель/ Шундый һөнәр бар – Укытучы!

Опубликовано: 15.12.2023

Шундый һөнәр бар – Укытучы!
Шәрәфетдинова Зөмәрә Кадыйр кызы тумышы белән Яшел Үзән (элеккеге Төньяк Норлат) районы Олы Шырдан авылыннан. Балалык еллары дәһшәтле сугыш чорына туры килә аның.
Башлангыч белемне туган авылында ала Зөмәрә апа, ә җидееллык мәктәпне 5 чакрым ераклыкта урнашкан бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри авылы Кече Шырданда тәмамлый. Белем алырга теләге көчле була аның, һәр көнне 10 чакрым араны җәяү үтә. Урта белемне Яшел Үзән шәһәрендә алганнан соң, Арча педагогия училищесына укырга керә.
Һөнәри белем алгач, яшь белгеч Зөмәрә Кадыйр кызы туган авылына кайтып, өч ел башлангыч сыйныфларны укыта. Югары белем алу теләге аны Казанга китерә һәм 1963 нче елда педагогия институтына укырга керә. Язмышына язылган буладыр, 1964 нче елдан Зөмәрә Кадыйр кызы Мәмдәл урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта башлый.
Җиң сызганып, янып эшләүче укытучыны тиз күреп алалар һәм җитәкчелек эшен ышанып тапшыралар. Зөмәрә Кадыйр кызы 12 ел дәвамында директор урынбасары һәм дистә елдан артык директор вазифаларын башкара. 1984 нче елда оста оештыручы, талантлы укытучы тырыш хезмәте өчен СССР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Зөмәрә Кадыйр кызы 1987 нче елдан 2014 нче елга кадәр мәктәпнең әйдәп баручы укытучыларының берсе булды. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә бар. Зөмәрә апа - “Хезмәт ветераны”, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе һәм күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән мөгаллимә.
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
#мәмдәлмәктәбе



К списку новостей