• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а
Телефон: +7(843)-656-02-19
E-Mail: memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита"
Руководитель: Фаттахов Фархат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 92 учеников + 25 воспитанников
У нас учат: 15 пед. работников + 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклары

Есть такая профессия-учитель / Шундый һөнәр бар – укытучы.

Опубликовано: 13.05.2023

Шундый һөнәр бар – укытучы.
Уразманова Дина Гиззатулловна (Динаида Гыйззәтулла кызы) 1922 нче елның 17 нче ноябрендә Алабуга районы Тойгиззоно авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1940 нчы елны Казанга юл тота: Казан дәүләт педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керү өчен имтиханнар тапшыра.
1 курс укыгач, 1941 нче елда, читтән торып укуга күчәргә мәҗбүр була. Үзенең истәлекләрендә Дина Гиззатулловна бу көннәр турында менә ниләр яза: “1 курстан соң сынаулар тапшырырга килдем, шунда сугыш башлануы турында ишеттем. Сынауларны биреп бетергәч, читтән торып укуга күчтем, чөнки булышучы туганнарым юк иде”.
Читтән торып укуга күчкәч, 1941 нче елны Дина Гиззатулловнаны, юллама белән, Биектау районы Чувашиле авылы мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрәләр. Сугыш чорында эшләгән еллар турында Дина Гиззатулловна: “Укытучыларга сугыш вакытында укытудан тыш, бик күп җәмәгать эшләре дә кушалар иде: заем да җыйдым, агитатор булып та эшләдем. Шушы эшләр арасында кичке якта колхоз басуына чыгып эскертләр дә коя идек. Көндез укытабыз, кич колхозга эшкә чыгабыз. Балалар белән башаклар җыйдык, агитлистовкалар чыгардык. Кыш көне халыкка концерт, спектакльләр куя идек, бер дә тик тормадык. Квартир хуҗабикәсе белән Марига бәрәңгегә барганым бик истә калган,чөнки, аннан кайткач, бик каты итеп авырган идем, бер исемнән чыкмый. Мин яшәгән йортта сыер асрадылар, шунлыктан бик ачка тилмердем дип әйтмәс идем, аннан соң ул вакытларда хөкүмәт укытучыларга аена 8 кг он бирә иде, ул да бик ярдәм итте”, - дип язган.
1959 нчы елга кадәр ул әлеге Чувашиле мәктәбендә эшли. Аннан соң, берничә ел Яңавыл мәктәбендә укыткач, Мәмдәл урта мәктәбенә билгелиләр. Дина Гиззатулловна 1985 нче елга кадәр Мәмдәл урта мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Хезмәте өчен бик күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Ә иң зур бүләк – үзе укыткан укучыларының хөрмәте.
Дина Гиззатулловна гомеренең соңгы көннәренә кадәр Мәмдәл авылында яшәде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, аягыннан биек үкчәле туфлие,өстеннән яхшы киеме төшмәде. Һөнәре белән генә түгел, бөтен барлыгы, яшәү рәвеше белән сайлаган һөнәренә тугры булып калды. Сәламәтлеге какшаганчы, мәктәпкә очрашуларга, бәйрәмнәрдә кунакка килеп йөрде. Дина Гиззатулловна 2020 нче елның 27 нче февралендә вафат булды.
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
#мәмдәлмәктәбе



К списку новостей