• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а
Телефон: +7(843)-656-02-19
E-Mail: memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита"
Руководитель: Фаттахов Фархат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 92 учеников + 25 воспитанников
У нас учат: 15 пед. работников + 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклары

"Есть такая профессия- учитель" \"Шундый һөнәр бар-укытучы"

Опубликовано: 13.05.2023

Шундый һөнәр бар - укытучы!

Гайнуллин Ризван Фатыйх улы 1930 елның 12 мартында Биектау районының Мәмдәл авылында туган. Аның яшүсмер чагы сугыш елларына туры килгән. Гаиләдә 8 бала үскәннәр (5 малай, 3 кыз). Ризван Фатыйх улы сугыш вакытында колхозда эшләгән. Шул чор яшүсмерләре үзләренең хезмәтләре белән Җиңүгә өлеш керткәннәр.
Сугыш чоры вакытында Мәмдәл мәктәбе 7 еллык булган. Ризван абый шул мәктәптә белем алган. Яшел Үзән районы Карауҗа мәктәбендә 10 нчы сыйныфны тәмамлаган. Мәктәпне тәмамлагач, 3 ел Белоруссиядә армия сафларында хезмәт иткән. Армиядән кайткач, Казандагы авыл хуҗалыгы мәктәбенә укырга кергән. Шул мәктәптә 3-4 ел укыган. Анда белем алганнан соң, Сая мәктәбенә укытырга кайткан. 1965 елларда Казан Дәүләт Университетының биология факультетына читтән торып укырга (заочно) кергән. Анда 6 ел белем алган.
Ризван Фатыйх улы Мәмдәл мәктәбендә 1963 елда укыта башлаган. Мәктәптә башта биология, ә соңрак химия фәнен укыткан. 1970-1972 елларда Мәмдәл мәктәбе директоры булган. Ул үзенең эшен яратып башкарган. Балаларны яраткан. Күп еллар дәвамында сыйныф җитәкчесе булып эшләгән. 1990 елда пенсиягә чыккач та, мәктәптә берничә ел эшләвен дәвам иткән.
Ул 1956 елда гаилә корган. Аның булачак хатыны – Бакирова Кадрия Галимҗан кызы – балалар бакчасына тәрбияче булып авылга эшләргә кайткан. Алар бергә 5 бала, ягъни 2 кыз һәм 3 малай үстергәннәр. Алар балаларына төпле белем биргәннәр, һәр баласы югары уку йортларында белем алган. Һәркайсы үз тормышларын корып, үзләре укыган һөнәр буенча эшкә урнашканнар.
Ризван Фатыйх улы яратып башкара торган мәктәп эшеннән тыш, терлек асраган, умартачылык белән шөгыльләнгән, яшелчә, җиләк - җимеш үстергән. Ул үзенең соңгы көннәренә кадәр умартачылык эшен дә, бакчачылык эшен дә алып барган.
2010 елның 23 июлендә бакыйлыкка күчкән.
.⁣⁣
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
#мәмдәлмәктәбе



К списку новостей