• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а
Телефон: +7(843)-656-02-19
E-Mail: memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита"
Руководитель: Фаттахов Фархат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 92 учеников + 25 воспитанников
У нас учат: 15 пед. работников + 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклары

"Есть такая профессия- учитель" \"Шундый һөнәр бар-укытучы"

Опубликовано: 19.04.2023

"Шундый һөнәр бар-укытучы" .

Фәттахов Фатыйх Фәттах улы  1921 елның 22 нче июнендә Юртыш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Дөбьяз урта мәктәпне тәмамлагач, Җәке мәктәбендә укыта.  Бөек Ватан сугышы ветераны. Фатыйх Фәттах улы  1940 елны армиягә алына. 1941 елда  Бөек Ватан сугышына китә. Сугышта сапёр була, нык яралана, аннан мостотрядта, контузиядән соң хәрби штабта хезмәт итә башлый. Япон сугышында катнашкан.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», ”Хәрби батырлыгы өчен” , “Кызыл йолдыз ордены”һәм башка бик күп орден, медальләргә ия булган авылыбызның хөрмәтле ветераны иде .

 Фатыйх абыйның хезмәт юлы:

1946 – 1951 елларда – Казан педагогика институтында студент;

1951 – 1959 елларда – Кавал сигезьеллык мәктәбендә директор;

1959 – 1962 елларда – Мәмдәл урта мәктәбендә директор вазифасын үтәгәндә мәктәп мастерскоен һәм чит авыллардан килеп укучылар өчен интернат төзетә;

1962 елдан – Мәмдәл урта мәктәбендә завуч, татар теле  һәм әдәбияты укытучысы булып белем бирә.

   Фатыйх Фәттах улының тормыш иптәше  Бухарова Сәлимә Гыйлман кызы   1924 елның 27 нче апрелендә Арча районы Носы авылында туган. 1941 елның 22 нче июнендә Арча педучилищесын  тәмамлап башлангыч сыйныф укучыларын укыта. Аннан соң педагогия институтының физика – математика бүлегенә читтән торып укырга керә. Югары уку йортын тәмамлый. 1951 нче елда   Фатыйх абый белән Сәлимә апа бергә тормыш корып җибәрәләр. 1952 елда Фатыйх абый Биектау районы Олы Кавал мәктәбенә директор булып кучерелә. Сәлимә апа математика фәнен укыта. 1959 нчы елда яңадан  Мәмдәл урта мәктәбендә эшли башлыйлар. Фатыйх Фәттах улы директор вазифасын үти. Мәктәптә эшләү дәверендә директор урынбасары булып та  эшләргә туры килә. Аларның икесенең дә педагогик стажлары 30 елдан артык, хөрмәткә лаек кешеләр. Фатыйх абый Бөек Ватан сугышы ветераны, ә Сәлимә апа тыл ветераны.  Ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ике улы да хәрби белемле, ә кызлары әти-әниләре кебек озак еллар математика фәне буенча укучыларга белем бирде.

  Фәттахов Фатыйх Фәттах улы  1983 нче елның 9 нчы июнендә, ә Бухарова Сәлимә Гыйлман кызы   1991 елның 6 нчы февралендә вафат булды.
.⁣⁣
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
#мәмдәлмәктәбе



К списку новостей