• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а
Телефон: +7(843)-656-02-19
E-Mail: memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита"
Руководитель: Фаттахов Фархат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 92 учеников + 25 воспитанников
У нас учат: 15 пед. работников + 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклары

"Есть такая профессия-учитель" / "Шундый һөнәр бар-укытучы" .

Опубликовано: 09.04.2023

"Шундый һөнәр бар-укытучы" .

“Укытучы – изге һөнәр иясе”.

Камалова Зөбәрҗәт Гарафетдин кызы1944 нче елның 23 нче февралендә Биектау районы Мәмдәл авылында дөньяга килә. 1951-1961 нче елларда Мәмдәл урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренә юл тота. Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетының физика бүлегенә укырга керә.  Институтны тәмамлап, 1965 нче елны туган мәктәбенә физика укытучысы булып эшкә кайта. 1966 нчы елда Мәмдәл авылы егете, Камалов Радик белән гаилә кора. Балаларны укыту һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен, бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә. Мәмдәл гомуми урта белем мәктәбендә 27 ел эшли.

Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара ул. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучы апаларын балалар да үз итә.  Физика кебек авыр фәнне яшь белгечнең укытуы балаларга бик тә ошый, әлбәттә. Балалар бу укытучыга тартыла, дәрес темаларын яратып, игътибар белән тыңлый, тәҗрибәләр үткәрәләр, укучыларның фән белән кызыксынулары арта, нәтиҗәләр дә уңай якка үзгәрә бара. Иң авыр, иң күп көч-энергия, сабырлык, түземлек, акыллылык таләп итүче һөнәрен Зөбәрҗәт Гарафетдин кызы яратып башкара, көнне төнгә ялгап эшли, дәресенә әзерләнә, укучыларның дәфтәрләрен тикшерә. Ул көне буе мәктәптә балаларга белем бирә, өендә гаиләсе, кырык эше кырыкка ярылып ятса да үз һөнәренә тугры булып кала. Ул мәктәптә генә түгел, ул урамда булса да, кибеткә керсә дә, укытучы булып кала белде.⁣⁣
Безнең өчен бик якын да, гыйлеме, тамырлардан килгән зыялылыгы белән шактый ерак та булган, безнең бәхеткә туган Чын мөгаллимә иде Зөбәрҗәт апа.⁣⁣ Беркайчан, беркемгә кычкырып эндәшмәс, ләкин төпле фикерен үтемле итеп әйтә белүче, һәрвакыт зәвык белән киенеп, кешенең һәрьяктан гүзәл булырга тиешлеген үз үрнәгендә раслап, өч баласына бер дигән тәрбия биргән Әни, сабыр, итәгатьле хатын, оныклары горурланып искә алырлык Дәү әни булды.⁣⁣
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
#мәмдәлмәктәбе



К списку новостей