• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а
Телефон: +7(843)-656-02-19
E-Mail: memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита"
Руководитель: Фаттахов Фархат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 92 учеников + 25 воспитанников
У нас учат: 15 пед. работников + 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклары

"Есть такая профессия-учитель" / "Шундый һөнәр бар-укытучы" .

Опубликовано: 06.04.2023

"Шундый һөнәр бар-укытучы" .
Сабир улы Нургаз 1912 елның 31 август көнне Мәмдәл авылында туган. 1915 елда әтисе Герман сугышында вафат була. Бер ана кулында калгач, ачлыкны, ятимлекне дә татырга туры килә. Ләкин Нургаяз көчле ихтыярлы булып чыга, яхшы укый, музыка белән кызыксына. Кечкенә вакытында ук ул гармунда уйный башлый.
1929 елдан аның хезмәт еллары башлана. 1933-1937 елларда башлангыч мәктәптә укытучы хезмәтен башкара. Шул ук вакытта Казанда медицина училищесын тәмамлап, 1938-1941 елларда Мәмдәл больницасында фельдшер булып эшли.
1941 елның июнь аенда Бөек Ватан сыгышына алына. 1942 елда Сталинград фронтында каты яраланып, контузия булып, авылга кайта. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Нургаязны “Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы” ордены һәм күпсанлы юбилей медальләре белән бүләклиләр.
1942-1943 елларны Мәмдәл сельпосының башлыгы булып эшли.
Яхшы белем алу теләге зур булганлыктан, Нургаяз 1944 елда Казан Дәүләт укытучылар институтында читтән торып укый башлый һәм 1948 елда тәмамлап чыга. Укытучы хезмәтен дәвам итү белән бергә, ул 1948 елда Казан Дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм 1954 елда аны уңышлы тәмамлый. Мәктәптә ул география, химия укыта, музыка дәресләре, түгәрәкләр алып бара.
Нургаязның таланты күпкырлы. Ул пианинода, скрипкада, төрле гармуннарда,баянда уйный, күп конкурсларда катнаша иде. Уңышлы чыгышлары өчен мактау грамоталары, лауреат исемнәре алды. Театр сәнгате белән дә кызыксынды, күп спектакльләрдә уйнады.
Мәктәптә хезмәтен тәмамлагач, Нургаяз Сабир улы күп еллар балалар бакчасында музыка дәресләре алып барды, нәниләрне җырларга, биергә өйрәтте. Озын хезмәт елларын хөрмәтләп дәүләт аны “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләде.
Озын тормыш юлында Нургаяз Сабир улының нык терәге – хатыны Надидә булды. Бергә 3 бала үстереп, укытып, зур белем биреп олы тормыш юлына чыгардылар. Балалары, оныклары дәү әтинең, дәү әнинең тормыш юллары белән кызыксыналар, аларны хөрмәтләп искә алалар.
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
#мәмдәлмәктәбе



К списку новостей