Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а |
Телефон: | +7(843)-656-02-19 |
E-Mail: | memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита" |
Руководитель: | Фаттахов Фархат Абдулхаевич |
Год основания учреждения: | 1927 |
У нас учатся: | 84 учеников + 26 воспитанников |
У нас учат: | 15 пед. работников + 2 воспитателя |
Мәктәп яңалыклары
1 апреля - Международный день птиц /1 апрель – Халыкара кошлар көне.
Опубликовано: 01.04.20231 апрель – Халыкара кошлар көне.
Халыкара кошлар көне-кешенең табигать белән берләшүе бәйрәме. Халыкара кошлар көне ел саен бер үк көнне-1 апрельдә үткәрелә. Март азагы һәм апрель башы җылы яклардан туган якларына кошлар кайта. Бу көнне олылар да, балалар да кошларга мөмкин кадәр ярдәм итәләр: җимлекләр, сыерчык оялары эләләр.
Шул уңайдан Мәмдәл мәктәбе китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Язны сәламли кошлар" дип исемләнгән уен-викторина узды. Китапханәче балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар түбәндәге конкурсларда актив катнаштылар: "Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә", "Рәсемнән кошларны тану".Табышмак, кроссвордларга җавап таптылар. Ахырдан "Кошлар- безнең дусларыбыз" дип исемләнгән презентация күрсәтелде.
Югары сыйныф укучылары белән "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде.
Кошлар - табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр.
К списку новостей