• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а
Телефон: +7(843)-656-02-19
E-Mail: memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита"
Руководитель: Фаттахов Фархат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 92 учеников + 25 воспитанников
У нас учат: 15 пед. работников + 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклары

"Есть такая профессия-учитель" /"Шундый һөнәр бар-укытучы" .

Опубликовано: 03.04.2023

"Шундый һөнәр бар-укытучы" .
Галкиева Лира Шәриф кызы 1933 нче елның 2 нче февралендә Биектау районы Казаклар авылында укытучылар гайләсендә беренче бала булып дөньга килә.Әтисенең яңа эшкэ билгеләнү сәбәбе белән алар Өзмә авылына күченеп киләләр. Әтисе директор, әнисе Өзмә авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлыйлар.
Бөек Ватан сугышы башлангач әтиләре Шәриф Сабир улы 1942 нче елда фронтка китә, Сталинград сугышында катнашып ,җинү яулап Шәмәрдән поселына әйләнеп кайта. Бу вакытта аның гайләсе әби-бабай янына Шәмәрдәнгә күченеп килгән булалар.
Лира апа Шәриф кызының бала чагы авыр сугыш елларында үтә. Ике энесе белән аларга алабата үләненә бәрәңге кабыгын кушып пешергән ипине күп ашарга туры килә.
Бар авырлыкларга карамый тормыш дәвам итә, алга бара.1948 нче елда Шәмәрдән урта мәктәбенең 8 нче классын тәмамлаганнан соң ул Казан педогогия училищесына укырга керә. Училещены уңышлы гына тәмамлап диплом алганнан соң Мәмдәл авылы мәктәбенә укытучы итеп эшкә җибәрелә. Мәмдәлгә әтисе озата килә. Олы хезмәт юлына озатканда әтисенең әйткән сузе –“Кызым җиңел тормыш эзләп эш урыныңны алыштырып йөрмә, сине кайда кирәк диеп тапканнар шунда хезмәтеңне намус белән башкар”-ди ул.
Менә кичәге студент кыз 1952 нче елның август аенда мәктәп директоры Кудряков Гали абый җитәклегендә үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. Җиңел булмый ягып та җылынмаган салкын сыйныфларда, өс киемнәрен дә салмый авыл осталары ясаган өстәл артына утырган, үзеннән бераз гына яшьрәк булган егет-кызларга белем бирүдән башлана аның укытучы хезмәте. 1956-1957 нче уку елында аңа Дөбьяз районы Рясь авылында эшләп алырга туры килә. Юл өзеклеге, кышның ачы буаннарында ат чанасына чүмкәеп ике авыл арасында йөрү җиңгел булмый.
1957 нче елда яңадан Мәмдәл мәктәбенә кайтып башлангыч сыйныф укучыларын укыта башлый. Укыту дәверендә төрле хәлләр була. “Апа мин ардым, йоклыйсым килә” -дип килгән бишмәтен идәнгә җәеп парта астында йокларга ятучы укучылар да очрыйлар.
Ничек кенә авыр булмасын сайлаган һөнәрен ул яратып башкара.
Дәрес бирүдән тыш буш вакытта укытучылар коллективы авыл халкына спектакльләр куюны оештыралар. Л.Ш. кызы да бу спектакльләрдә актив катнаша. Чираттагы спектакльне әзерләгәндә ул яңа гына солдат хезмәтен үтәп, армиядән кайткан булачак укытучы тормыш иптәше Галкиев Әхәт белән танышып 1956 нчы елда матур гаилә корып 54 ел бергә гомер кичереп өч бала тәрбияләп үстерәләр алар.
Укучыларның һәр бишлесенә (уңышларына ) шатланып, икелеләре (ялгышлары)өчен борчылып Мәмдәл мәктәбендә ул 31 ел эшләп лаеклы ялга чыга. Шушы еллар эчендә аңа үзе укыткан күп кенә укучыларының балаларын да укытырга туры килә.
Әтисенең 1952 нче елда әйткән сүзен – наказын тулысынча үти ул. Аның хезмәт кенәгәсендә өч кенә язма бар. Эшкә алынган , вакытлыча күчерелгән , лаеклы ялга киткән.
Лира Шәриф кызфы 1985 нче елда озын һәм намуслы хезмәте өчен СССРның Югары Советы президиумы исеменнән һәм Татарстан АССР Югары Советы Указы нигезендә “Хезмәт ветераны медале белән бүләкләнә. Бүләкнең иң зурысы – укучыларының аңа карата булган ихтирамы, ихтибары, хәтере.
Мәмдәл авылында 31 ел укытып, хезмәт юлын төгәлләгәннән соң ул гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Калган гомерен оныклар тәрбияләүгә багышлап, балаларының кадер – хөрмәтендә яшәп 2010 нчы елның 25 нче июлендә вафат була. Мәмдәл авылы зияратына алып кайтып күмелә.
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
#мәмдәлмәктәбе



К списку новостей