• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а
Телефон: +7(843)-656-02-19
E-Mail: memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита"
Руководитель: Фаттахов Фархат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 92 учеников + 25 воспитанников
У нас учат: 15 пед. работников + 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклары

Тропа воспоминаний /Хатирәләр сукмагы

Опубликовано: 30.03.2023

Хатирәләр сукмагы

 Салмак кына кышкы сукмак буйлап атлыйм.”Нишләп сукмак – юл түгел,салмак кына йөри торган заманамы?” – диярсез. Әйе, олы юлдан китмәдем әле: аяк астында яңа яуган кар шыгырдавын тыңлап, үзебезнең элеккеге мәктәп сукмагыннан атлыйм. Уйлар, хатирәләр бураны биләп алды күңелне: күпме бала таптамаган бу сукмакны! Шушы сукмакта шаян малайлар кызларны карга егып елаткандыр. Хисләр ташкынын кая куярга белмәгән кыз бала “Мин сине яратам!” – дип карга язып күңелен юаткандыр.

  Сукмак буйлап алга атлыйм, күңелемнән бергә эшләгән хезмәттәшләремне барлыйм: исәннәрен, арабыздан мәңгелеккә киткәннәрен.  Бөек Ватан сугышында катнашкан кырыс табигатьле, усал, шул ук вакытта гадел була белгән Фатыйх абыйны; аның тормыш иптәше математик, үз фәненә бирелгән фанат, беркемне дә гаепләп сөйли белми торган, коллегаларына ышанычлы сердәш тә була белгән Сәлимә апаны; Татарстанның атказанган  укытучысы исемен алган гадел дә, таләпчән дә була белгән, укучыларына Менделеев таблицасын төнлә уятып сорасалар да белергә тиеш сез дип, ярый әле яшьлегем узган, кызлар, безгә кияргә чалбар да калдырмас идегез, дип шаяртучы Нәгыйм абыйны; кызык хәлләр, мәзәк сөйләп хатын-кыз затын авызына каратып торучы, укучы кыз балаларга да “кызым” гына диеп дәшүче Гали абыйны;  гармунда, пианинода уйнап җырлаучы, егетләрчә җиңел хәрәкәтле, һәрвакыт костюм-чалбардан, галстуктан йөрүче “солидный” Нургаяз абыйны; балаларны гына түгел үзен дә яратучы, һәрвакыт хәрбиләрчә төз гәүдәле Әхәт абыйны; укучыларын хаклы булсалар, курыкмыйча, күзгә карап дөресен әйтергә өйрәтүче Лира апаны; сабыйларны укырга, язарга, дөньяны танырга өйрәтүче,укучылар белән үзләре дә балаларча уйнап-көлеп йөргән, аларның икенче әниләре булган башлангыч сыйныф укытучылары Идрисова Мәдинә, Мусина Әминә апаларны; гадел,  кырт кисеп җавап бирүче, озын толымлы кызларны яратып, кыска чәчлеләрдән “койрыксыз тавыклар”, дип шаяртучы, кырыс характерлы, курку белмәс, тәбәнәк кенә буйлы Әлфия апаны; мәктәпкә һәрвакыт ашыга-ашыга килеп керүче, үргән чәченең таралуын буранга юрап, озын толымнарын җыеп куючы, бер авыр сүздән дә еларга да, җырларга да әзер булган,йомшак күңелле, коллегаларына багышлап экспромт дүртюллыклар язучы шигъри җанлы Әлфинур апаны; дәрестә кызык хәлләр сөйләргә яратучы, укучыларының бөтен эч-серләрен белгән “аяклы энциклопедия”без Ризван абыйны; дәрестә аңлап бетермәгән укучыларын өенә чакырып конфет-прәннек белән сыйлап өйрәтүче,  балаларны табигать кочагына алып чыгарга яратучы, мандолинада уйнап күңел кылларын тибрәтүче, оптимист Фәния апаны; бик кешелекле, үзенә булмаганны кешегә табып бирүче, юмарт, кунакчыл, үзенә ничек кенә авыр булса да, башкаларга сиздермичә эченә йотучы, вакытсыз арабыздан китеп барган Зөбәрҗәт апаны... . Башка укытучыларга “апа”дип дәшсәләр дә үзенә “Дина Гиззатулловна” дип әйттерә белгән, балаларны үзе кебек сәнгатьле итеп шигырьләр укырга өйрәткән, инде 90 яшендә дә аягында үкчәле түфли, башында эшләпә булган Уразманова Динә апаны. Яшьлеге сугыш елларына туры килгән, озак еллар башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Усманова Әминә апаны. Бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган математика укытучысы, “үпкәләсәң, әйдә үпкәлә” дигәндәй турысын әйтүче, кырыс табигатьле Гыйбадуллина Роза апаны...

 Шулай уйланып бара торгач, иске мәктәп янына килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Иске мәктәп!.. Бала чагым сукмакларын туган якларда калдырып, синең бусагаңны тәүге кат атлап кергән көннәрдән соң күпме кышлар узган,сулар аккан, яшьлек узган. Инде иске мәктәпнең дә урыны гына калган...

 Сукмак олы юлга кушыла, мин өемә таба атлыйм. Рәхмәт сина, кышкы сукмак, бу мәшәкатьле дөньяны оныттырып, яшьлегемә, хатирәләр иленә алып кайткан өчен. Хуш, сихри сукмак!  Исәнме, виртуаль тормыш. Фирая Абдуллина

#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
#мәмдәлмәмәктәбе



К списку новостей