• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а
Телефон: +7(843)-656-02-19
E-Mail: memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита"
Руководитель: Фаттахов Фархат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 92 учеников + 25 воспитанников
У нас учат: 15 пед. работников + 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклары

"Есть такая профессия-учитель" /"Шундый һөнәр бар-укытучы"

Опубликовано: 31.03.2023

"Шундый һөнәр бар-укытучы" .
Шакирова Фатыйма Хәсән кызы 1915 нче елның 13 нче гыйнварында урта хәлле крестьян гаиләсендә уналтынчы бала булып дөньяга килә. Бу балаларның җидесе исән-имин үсәләр, тугызы төрле сәбәпләр аркасында , төрле авырулардан чирләп дөнья куйганнар. Фатыйма төпчек бала булып үсә. Фатыйманың әтисе Хәсән урта хәлле тормыш алып барган, ил-дөньялардагы вакыйгаларга үз карашы булган, илдә барган вәзгыятькә дөрес бәя биреп, булачак тормышын алдан күреп, сиземләп алып баручы кеше була. Хәсән ага шактый алдынгы карашлы кеше буларак, аң-белем соралган заман килүен чамалый. Балаларына белем бирергә тырыша. Төпчеге Фатыйманы, өлкән классларда укый башлагач, урыс телендә белем бирә торган Алат мәктәбенә укырга илтә. Җиденче класстан соң Хәсән кызын Арча педагогия училищесына укырга кертә.
Фатыйма, Арча педучилищесын тәмамлагач, 1935 нче елларда Мәмдәлдән дүрт-биш чакрымдагы Яңавыл башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Берәр елдан соң Фатыйманы Олы Битаман мәктәбенә күчерәләр. Шунда ул Вафа исемле егет белән очраша. Алар, яратышып, тормыш корып җибәрәләр. Бер елдан уллары Роберт туа. Фатыйма яңа уку елында Чуваш Иле мәктәбендә укыта башлый. 1940 нчы елның гыйнваренда кызы Светлана туа. Ләкин кыз кыска гомерле була, кырык көн дигәндә үлеп китә.
Икенче елны- 1943 нче елның җәендә аны Юртыш башлангыч мәктәбенә, аннары Каракүлгә күчерәләр. Өч елдан соң Ювас мәктәбендә эшли башлый. 1947 нче елда кире Юртышка күчеп, ире Вафаның туган авылында төпләнеп калалар. 1950 нче елда үзләренә аерым йорт салып керүгә ирешәләр.
Гомере буе шушы җирлектә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыга Фатыйма апа. Соңгы гомерендә улы Роберт үтенече буенча район үзәгенә күчеп китә. Ләкин Фатыйма апа Юртышны сагынып гомер кичерә.
Шакирова Фатыйма Хәсән кызы 1998 нче елның беренче августында дөнья куя. Үзенең васыяте буенча, улы аны Юртыш белән Күлбәш авыллары арасындагы Чүрчиле зиратына җирли.
Бөтен гомерен балалар укытуга, аларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Фатыйма Хәсән кызы хезмәттә ирешкән уңышлары өчен күпләгән мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023
#мәмдәлмәктәбе



К списку новостей