• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а
Телефон: +7(843)-656-02-19
E-Mail: memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита"
Руководитель: Фаттахов Фархат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 92 учеников + 25 воспитанников
У нас учат: 15 пед. работников + 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклары

"2023 год- год педагога и наставника"/" 2023 - укытучы һәм остаз елы"

Опубликовано: 22.02.2023

Мәмдәл мәктәбе тарихы

“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МӘМДӘЛ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ  БИРҮ МӘКТӘБЕ” нең барлыкка килү тарихы.

Мәмдәл – борынгы, зыялы, мәгърифәтле авыл. Казан артының иң беренче авыл  мәдрәсәләре нәкъ менә Мәмдәлдә ачыла. Кайбер чыганаклар буенча, бу XVII  гасыр башы була.

Казан арты мәдрәсәләренең даны ераккка тарала. Үз дини фикерләрен булдырган, данлыклы Үтәк, Растмөхәммәтләр нәселеннән чыккан ахуннар нәкъ менә шушы мәдрәсәләрдә эшләгән. XIX гасырның күренекле галим-теологы Ф. әл-Казаклари исеме Юртыш мәдрәсәсе белән шулай ук бәйле.

Кавал волостенең I дәрә - җә Мендель мәктәбе 1916 елда ачыла. Ул волость - нең иң беренче светский мәктәпләренең берсе була. Уку йорты духовная школа дигән статус йөртә. Уку процессы малайлар һәм кызлар өчен аерым бара.

Мәктәп – агачтан,1 этажлы, 4 бүлмәле була. Керосин белән яктыртылып, мич белән җылытыла. Чабата үрү хезмәт дәресләре буларак бара.

1921 нче елны мәктәп яңача укытуга күчә. Анда  143 малай һәм 120 кыз укый. Мәктәптә 5 бүлек, һәр бүлектә 1 группа була.

1935 елда мәктәптә 13 укытучыга 402 укучы туры килә.

1938  елда 17 укытучы һәм 509 бала.  Искиткеч динамика!

1939 ел. Музыка, рәсем, сызым, физкультура, хәрби эш дәресләре укытыла башлый.

1941 елны  урта мәктәп статусын ала.

1960 еллар (директор Туктамышев К.З. вакытында) мәктәпнең иң иске өлеше яңадан төзелә

1970 еллар -  мәктәпнең гөрләп торган чоры

1995. Мәктәпнең  хәзерге  бинасы  ачыла.



К списку новостей