• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а
Телефон: +7(843)-656-02-19
E-Mail: memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита"
Руководитель: Фаттахов Фархат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 92 учеников + 25 воспитанников
У нас учат: 15 пед. работников + 2 воспитателя

Мәктәп яңалыклары

"Виктория -2023"

Опубликовано: 17.02.2023

Туган ил, туган җиргә мәхәббәт, ата-бабаларыбыз батырлыгына дан белән сугарылган җырларны тыңлаганда, күңелне әйтеп бетергесез горурлык биләп ала. Оборона-масса айлыгы  кысаларында узган "Виктория-2023" патриотик җырлар фестиваль-бәйгесендә катнашучылар жюри һәм тамашачыларда бу бөек хисне кузгата алдылар.

Әлеге бәйге укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм яңа талантлар ачу максатларында үткәрелә. Сәхнәдә 1-11 нче сыйныф укучылары төрле еллардагы иң популяр җырларны башкарды. “Әти-бабаларыбыз шуларны җырлап утка кергәннәр, илебезне дошманнардан азат иткәннәр. Без алар батырлыгын онытырга тиеш түгелбез, - дип сөйләде чараны оештыручы,иганәче ТИН укытучысы И.М.Ибатуллин һәм педагог-оештыручы Фаттахова Г.В.

Фестивальдә 7 нче сыйныф укучылары – 1, 3 нче сыйныф – 2, 11 нче сыйныф укучылары 3 нче урынга лаек булды. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

 “Барлык катнашучы укучыларга, җиңүчеләргә, аларны хәзерләгән сыйныф җитәкчеләренә, оештырган И.М.Ибатуллинга зур рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге җырларны күз яшьләрсез тыңлап булмады. Сез дә, укучылар, әти-әниләрегезне тыңлагыз, аларга борчу китермәгез. Аларның күзләрендә сезнең өчен шатлык яшьләре генә булсын,”- дип, мәктәп директоры Ф.А.Фәттахов чыгыш ясады.

Шулай ук әлеге бәйгедә жюри составында катнашкан Мәмдәл һәм Юртыш мәдәният йорты хезмәткәрләре – Гөлгенә Сиразиева, Энҗе Якупова,Гөлнур һәм Радик Зариповларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.



К списку новостей