Электронное образование в Республике Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Высокогорский
  • Школы
  • Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"- "Куркачинская начальная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"

Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"- "Куркачинская начальная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"

Визитная карточка

Адрес: 422730, РТ, Высокогорский район, с. Куркачи, ул. Центральная д.38а
Телефон: +7(843)-657-08-29
E-Mail: SnKurkachi.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Куркачинская НОШ"
Руководитель: Калимуллина Алсу Ильгизаровна
Год основания учреждения: 1954
У нас учатся: 32 ученика
У нас учат: 6 учителей

Все школьные новости

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе

Опубликовано: 22.08.2019

Әле кайчан гына шалтыраган соңгы кыңгырау авазы колакларда тынып та өлгермәгән кебек, инде кабат балаларны яңа уку елына җыяр вакыт җитте.  Соңгы елларда күп балалы гаиләләр ишәйде һәм берьюлы берничәсен тәэмин итеп, белем йортына озатуның нинди чыгымнар таләп итүен чамаларга була. 2007 елда республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев нигез салган  “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе андыйларның хәлен ярыйсы гына җиңеләйтә. Алай гына да түгел, шыплап тутырылган букчаларны булачак беренчеләргә мәртәбәле җитәкчеләрнең матур теләкләр теләп тапшыруы – үзе бер бәйрәм һәм яхшы укуга юллама булып тора.
Август ае  һәр районда киләчәк буын турында кайгырту билгесе астында уза.  Әлеге акция кысаларында  
 Шәпше авылы мәдәният йортында узган бәйрәмгә район җитәкчелеге, оешма җитәкчеләре,  шундый күркәм һәм игелекле миссиягә битараф булмаучылар җыелды. Әлбәттә,  бу чараның аерылып торган иң зур кунаклары, әле бер тапкыр да мәктәптә беренче кыңгырау тавышын ишетмәгән, булачак беренче сыйныфлылар иде. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында уздырылган беренче чара булды ул. Балалар өчен   матур концерт-тамаша оештырылды, бүләк итеп аркаларына букча асучы  район башлыгы Рөстәм Галиуллович һәм район мәгариф җитәкчесе Нияз Камилович, иң ихлас, җылы теләкләрен җиткерде аларга.
Шунысы куанычлы, елдан-ел районыбызда беренче сыйныфка килүчеләр саны арта бара. 
 



К списку новостей