• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Высокогорский
  • Школы
  • муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казакларская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Казаклар төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем учреждениесе

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Казакларская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422722 Республика Татарстан, Высокогорский район, с.Казаклар, ул. Школьная, 5
Телефон: +7(843)-656-34-39
E-Mail: SKazak.Vsg@tatar.ru или ullya50@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Казакларская ООШ"
Руководитель: Исхаков Госман Равилевич
Год основания учреждения: 1927
У нас учатся: 14 учащихся
У нас учат: 10 преподавателей

Новостной блок

История МБОУ "Казакларская ООШ"/ Казаклар мәктәбе тарихы

Опубликовано: 22.02.2023

Биектау районының Казаклар авылында урнашкан  мәктәпнең   95 еллык саллы тарихы бар.

     Октябрь революциясеннән соң авылыбыздагы мәдрәсә бинасында  мәктәп ачыла. Ул вакыттагы оешып килгән мәктәп хәзергедән бик нык аерылса да тирә якта беренче мәктәп була. Ләкин күрәсе бәла-казадан котылып булмый дигәндәй ,1925 елда мәктәп урнашкан Олы Казаклар авылы янгын чыгып, яртысы диярлек янып бетә. Авыл мәктәпсез кала. Уытуны хуҗалык йортларында дәвам итәргә туры килә. Авылыбызның зыялы кешеләре , мәктәбебезнең беренче директоры Исхакова Галимә , Шакиров Гали, Миргазизов Зәки , укытучылар яңа мәктәп салдырырга ният кылалар . 1927 елның язында Өлә елгасы буенда  хәзерге мәктәпкә нигез салына.Ел буе эш кайный. Яңа уку елына мәктәпне өлгертергә кирәк. Тирә-як авыллардан : Күлле Киме, Түбән , Югары Көекләрдән осталар чакырыла. Заһидуллин Гатият җитәкчелегендәге бригада, Көектән Мөхәммәтҗанов Фазылҗан, малае Фазылҗанов Абдуллар билгеле инде авыл кешеләре ярдәмендә, 1927 елның октябрендә , революциянең 10  еллыгына мәктәпне, аның хуҗалары –укытучы, укучыларына тапшыралар. Күлле Киме волостенда (авылыбыз ул елларда шуның составында булган)  беренчеләрдән булып Казаклар авылында башлангыч типовой  мәктәп буларак ачыла. 

1931 нче елда Казаклар  мәктәбе дә   җидееллыкка әйләндерелә.

1954 нче елда директор булган Хөснуллина Хәдичә апа  мәктәпне зурайту мәсьәләсен күтәрә һәм Олы як мәчетен сүтеп, 3 сыйныфлы янкорма эшләнә.

1963 нче елда мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә

1967 нче елда тарих- география кабинетында “Крайны өйрәнү” почмагы булдырыла.

1988 нче елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. Директор Хәйбуллин Илдар Госман улы  тарафыннан яшь коллектив туплана. Ул  эшләгән  елларда  кирпечтән ике бүлмәле янкорма(1989), ашханә, хезмәт укыту өчен остаханә (1993)  төзелә. Шул заманнардан бүгенге көнгә кадәр бик күп үзгәрешләр була: мәктәп газлаштырыла (2001), спортзал, музей төзелә (2007), бина ремонтлана (2000), интернет кертелә (2005) . 2014 нче елда  элеккеге укучылар  -бертуган Мөдәррис  һәм Рәис Идрисовлар тарафыннан, заман таләпләренә туры килерлек итеп, ике  яңа янкорма эшләнә.

    Бүгенге көндә Казаклар мәктәбенең директоры  Исхаков Госман Равил улы җитәкчелегендә югары белемле 11 укытучы белем бирә.. Алар арасында  1 нче квалификацион категорияле  11 укытучы эшли. Күбесе Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә лаек булган кешеләр. Алар балаларга   югары дәрәҗәдәге белем бирәләр. 2008 нче елда ПНПО «Образование» конкурсында катнашып иң яхшы мәктәпләр арасында җиңү яулый.     Оптимальләштерү  безнең мәктәпне дә читләтеп үтми. 2013-2014 нче уку елын урта мәктәп буларак түгел, ә бәлки төп мәктәп буларак башларга туры килә. Ел саен укучылар саны кими бара. Ни генә булмасын максатчан укытучылар яшь буынны тәрбияләүдә барлык көчләрен куялар. Алар һәр укучының мөмкинлекләрен исәпкә алып эш итәләр.Аларны әхлакый нормаларга нигезләнеп, матурлыкны күрә белергә, туган илне, туган авылны, аның хезмәт сөючән халкын, табигатьне яратырга, мәктәпнең элеккеге традицияләрен саклана, яңаларын булдырырга өйрәтәләр Заманында  мәктәптә чебиләр үстерү, бозау карау, куян үрчетү булса, бүгенге көндә чөгендер үстерү- төп кәсеп.

#ГодПедагогаНаставника

#ГодПедагога2023

#ГодНаставника2023



К списку новостей