МБДОУ «Инсинский детский сад «Гузель» Высокогорского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422712, Республика Татарстан, Высокогорский район, д. Инся, ул. Садовая, д. 14А |
| Телефон: | +7(952)-034-62-16 |
| E-Mail: | ds.Insinski@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Инсинский детский сад "Гузель" |
| Руководитель: | Зайнуллина Зилия Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Инсинский детский сад «Гузель» Высокогорского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме! 22.05.2021

-
“Халыкара гайлә көненә карата рус һәм татар телендә шигырьләр уку” 17.05.2021

Халыкара гайлә көне унаеннан, бакчабызда балаларның белемнәрен баету йөзеннән рус һәм татар телләрендә шигырьләр укылды.
Ш.Маннур.”Яхшы бел!”
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Татарчасы - туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң,
Сине сөя торган тел.
Бу телдә рух байлыгың
һәм йөрәк кайнарлыгың.
Җырлаган бу телдә безгә
Сөекле Тукай моңын...
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
һәм онытма үз телең!Татар һәм рус халкының орнаменты төшерелгән костюмнар ,рәсемнәр,слайдлар карадык.
-
«Минем бабай ветеран» 08.05.2021

Балаларда Ватанга мәхәббәт,патриотик хисләр,кыю һәм батыр булу теләге уяту.
“Бөек Ватан сугышы геройлары”аларның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларына дан колу.
”Җиңү көне”нә багышланган шигырьләр сөйләү.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына чәчәкләр бирү.
Һәйкәлгә чәчәкләр кую.
-
«Яз һәм хезмәт көне». 30.04.2021

Бергәләп тирә-якны тәртипкә китерү.
Балаларда хезмәткә карата игътибарлылык, хөзмәт сөючәнлек, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Мәкаль эчтәлеге буенча фикер алышу.
Балалар бакчасы биләмәләрен җыештырдык һәм Һәйкәл янында Өмәдә катнаштык.
-
“Тукай-сүнмәс йолдыз ул” 26.04.2021

Балаларның Габдулла Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен баету,гомумиләштерү һәм камилләштерү йөзеннән куп кенә чаралар үткәрелде. Рәсем-иллюстрацияләр,аудиоязма,мультфильмнар каралды,рәсем бәгесе үткәрелде.
Авылыбыз китапханәсендә бик бай күргәзмә оештырылды,Г.Тукайнын куп кенә шигырьләрен укыдык,балалар өчен яңа заманча чыгарылган китаплар белән таныштык.
Гөлира Хөрмәт кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

-
“Бердәмлектә безнең көчебез” 23.04.2021

Төрле милләт халыкларына хөрмәт,дуслык хисләре тәрбияләү,Идел буе халыклары турында балаларның белемнәрен баету йөзеннән Фикер алышу викторинасы үткәрелде.
Төрле халык костюмнары төшерелгән рәсемнәр,слайдлар карап уздык,аудиоязмада”Дуслык җыры”н(Ф.Сафин сүзләре,А.Гарифуллина көе)тыңладык.
-
«Теле барның -иле бар» 16.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуын истә тотып, башлангыч сыйныф укучылары һәм мәдәният йорты хөзмәткәрләре белән берлектә түгәрәк өстәл оештырдык.Чара барышында күп кенә мәкальләр,шигырьләр укылды.
Туган илебез-Россия һәм туган ягыбыз-Татарстан Республикасына,туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү һәм шул нигездә балаларда патриотик хисләр формалаштыру максат итеп куелды.
-
«Халыклар дуслыгы» 09.04.2021

Рәсем конкурсы
“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”кысаларында шушындый чара тәкъдим иткәч балалар бик сөенеп шөгыльләнделәр. Гади булмаган алымнар да кулланып эшләделәр(методом обрывания),(методом накладывания).Бу бәйге балаларга бик ошады.
-
Уважаемые родители!
01.04.2021
Уважаемые родители!
С 1 апреля 2021 года семьям, имеющим размер среднедушевого дохода, не превышающий величину прожиточного минимума на душу населения, установленную в РТ на дату обращения (ПМ на душу населения на 2021 год – 9 955 рублей), и уровень имущественной обеспеченности которых ниже уровня имущественной обеспеченности семьи (гражданина), установленного приложением к Закону Республики Татарстан от 8 декабря 2004 года № 63-ЗРТ, ежемесячная выплата на ребенка в возрасте от 3-х до 7 лет включительно
-
“Бердәмлек белән көчле без” 31.03.2021

Тәрбия сәгате








