• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Учхозская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"

Визитная карточка

Адрес: 422700, РТ, Высокогорский район, п. Дачное, ул. Центральная, зд. 36
Телефон: +7(843)-657-47-19
E-Mail: Suhoz.Vsg @tatar.ru/dacha1000@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Учхозская СОШ»
Руководитель: Мияссаров Нияз Ильясович
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 108 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости

туган тел бәйрәме

Опубликовано: 24.04.2013

Кадерле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен һәр яз саен көтеп алабыз.
24 нче апрельдә мәктәбебездә шагыйрьнең туган көне уңаеннан
" Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр" дигән Туган тел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмчә бизәлгән актлар залына укучылар, укытучылар, әниләр, дәү әниләр җыелды. Туган тел бәйрәмен мәктәбебезнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Малязина Зөлфия Тәфкил кызы республикада, районда һәм Учхоз мәктәбендә татар теленең урыны турында үзенең фикерләре белән башлап җибәрде.Соңыннан Тукайның " Туган тел" шигырен сәхнәдән төрле фән укытучылары ирештерде.
Төрле сыйныф укучылары Габдулла Тукай шигырьләре белән беррәттән Х.Туфан, М.Җәлил, З.Туфайлова,Й.Шәрапова һ.б. әдипләрнең әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Үзләре язган иншалардан фикерләрен җиткерделәр.Сәхнәдән халкыбызның җырлары яңгырады, биюләре күрсәтелде. Бәйрәмдә Учхоз урта мәктәбе укытучысы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурулла Гарифның китапларыннан күргәзмә оештырылды. Авторга сүз бирелгәч, ул балаларыбызның телне белүләре, урыс - татар милләтенең дустанә мөнәсәбәттә яшәве тыныч һәм имин киләчәгебезнең нигезе булуы турында сөйләде.
Ә иң сөенечлесе шул: татар һәм рус милләтеннән булган укучыларыбыз әлеге бәйрәмдә һәрберсе зур теләк белән катнаштылар.



К списку новостей