Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Учхозская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422700, РТ, Высокогорский район, п. Дачное, ул. Центральная, зд. 36 |
Телефон: | +7(843)-657-47-19 |
E-Mail: | Suhoz.Vsg @tatar.ru/dacha1000@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Учхозская СОШ» |
Руководитель: | Мияссаров Нияз Ильясович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 108 учащихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Новости
Заманча дәрес төзү
Опубликовано: 30.10.2012
30 нчы октябрь Учхоз урта мәктәбе өчен үзенчәлекле көн булды. Мәктәптә “Заманча дәрес төзү” дигән тема астында Биектау районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы 8 нче сыйныфта, Фатихова Венира Галимҗан кызы 2 нче сыйныфта, Иванова Елизавета Алексеевна 4 нче сыйныфта ачык дәресләр күрсәттеләр.Әлеге дәресләрдә рус төркемнәрендә укучы балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытуда белем бирүнең яңа стандартлары буенча эш алымнары, методлары кулланылды, заманча дәресләрнең формасы тәкъди ителде.Һәм семинарга килгән татар теле укытучылары шушы өлкәдә тәҗрибә уртаклаштылар.Алар Учхоз мәктәбендә үткәрелгән бу ачык дәресләрдән үзләренә файдалы мәгълүмат алулары турында фикерләрен җиткерделәр.
Семинар кысаларында дәрестән тыш чара да үткәрелде. Танылган журналист, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың шигырьләреннән төзелгән “Каен алмасы бездә кунакта”дигән әдәби-музыкаль монтаж күрсәтелде. 7,8, 10 нчы сыйныф укучылары кунаклар каршында матур һәм сәнгатьле сөйләм осталыклары белән чыгыш ясадылар.
Район мәгариф бүлеге методисты Сәлимә Фәндус кызы, семинар эшенең педагоглар өчен файдалы үтүен ассызыклап, югары бәягә хаклы булуы турында әйтте.
Семинар уңышлы үтте.
К списку новостей