Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Учхозская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422700, РТ, Высокогорский район, п. Дачное, ул. Центральная, зд. 36 |
Телефон: | +7(843)-657-47-19 |
E-Mail: | Suhoz.Vsg @tatar.ru/dacha1000@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Учхозская СОШ» |
Руководитель: | Мияссаров Нияз Ильясович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 108 учащихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Новости
9 май
Опубликовано: 08.05.2012
Бүген, 8 Май көнне, безнең Дачное бистәсендә Җиңү бәйрәменә багышланган митинг булды.Ул, һәр елдагыча, сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган, ямь-яшел төз чыршылар арасында урнашкан һәйкәл янында узды.Бәйрәм тантанасына балачаклары, яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән апалар, абыйлар, әбиләр килде.Көн кояшлы, җылы, күк -ап-аяз...
Озакламый бәйрәмгә үзләренең укытучылары белән, ал, кызыл тюльпаннар, шарлар тотып, "Җиңү көне "җырын яңгыратып, Учхоз урта мәктәбе укучылары килеп җитте.
Укучыларыбыз, һәрвакыттагыча, күңелгә үтеп керә торган хисләр белән төреп, бик матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Өлкәннәргә, бистәдә яшәүче, анда кунакка кайткан,бу зур бәйрәмне хөрмәтләп килгән һәр кешегә матур бер бәйрәм бүләге булсын дип, бу чараны рус теле укытучысы Качалова Гөлнара Эрнестовна әзерләгән иде. Татар әдипләренең әсәрләрен татар теле укытучысы Мостафина Илсөяр Габдрахмановна өйрәтте...Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Аның янында шулай ук искиткеч матур, ак ромашкалар һәм кызыл канәферләр белән бизәлгән ылыслы кәрҗиннәр урын алды.Аларны оештыручы-педагог Сафина Гүзәл Габделисламовна әзерләде.Әлбәттә, мәктәпнең барлык укытучылары да митингта катнашуда үз өлешләрен кертте...
Ел саен шулай матур үтә безнең бистәдә әлеге бәйрәм. Без, монда яшәүче руслар һәм татарлар, шулай зурлап, хөрмәтләп үткәрәбез аны...
Туган җиребезне саклап, башларын салганнарның урыннары җәннәттә булсын.. Илебез тыныч, имин яшәсен!
К списку новостей