• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Учхозская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"

Визитная карточка

Адрес: 422700, РТ, Высокогорский район, п. Дачное, ул. Центральная, зд. 36
Телефон: +7(843)-657-47-19
E-Mail: Suhoz.Vsg @tatar.ru/dacha1000@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Учхозская СОШ»
Руководитель: Мияссаров Нияз Ильясович
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 108 учащихся
У нас учат: 14 педагогов

Новости

Йолдыз белән очрашу

Опубликовано: 20.04.2012

Бүген, 20 апрель Учхоз урта мәктәбе өчен гадәти көннән аермалы буларак бәйрәм көне булды.Укучылар белән очрашуга танылган журналист, балалар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрапова килде."Йолдыз булып балкыйк без җирдә"дигән әлеге очрашу-кичә һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.Кичәдә 5, 7, 9 нчы сыйныф укучылары шагыйрәнең яңа гына дөня күргән "Каен алмасы"җыентыгында урнаштырылган шигырьләренә нигезләнгән әдәби-музыкаль чыгыш күрсәттеләр.Татар балалары белән беррәттән рус телле малайларның, кызларның сәнгатьле , тәэсирле итеп шигыр сөйләүләре авторга да, тамашаны караучыларга да ошады.Соңыннан Йолдыз Шәрапова балаларның, мәктәп укытучыларының сорауларына җавап бирде, "Сабантуй"газетасы , аның эшчәнлеге, милләт балаларын тәрбияләүдәге роле хакында сөйләде.Очрашу-кичәне оештыручы татар теле укытучысы Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы әлеге чараны йомгаклап, шагыйрәнең һәр шигыре тирән тәрбияви әһәмияткә ия булуына басым ясап, аңа укучылар, укытучылар коллективы исеменнән рәхмәт белдерде.Язучы-галим, мәктәпнең информатика, физика укытучысы Нурулла Гариф укучыларга мөрәҗәгать итеп, әдәбиятны, китапны сөю, үз тарихыңны белү әхлаклы һәм җаваплы шәхес булып формалашуда иң кирәкле фактор булуын әйтте. Учхоз мәктәбе юбилярны гомер бәйрәме белән дә  тәбрикләде.Мондый очрашулар укучыларга белем алуда, аларга рухи тәрбия бирүдә файдалы бер чара..



К списку новостей