• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422727, с. Большие Ковали, ул. Школьная, д. 13
Телефон: +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14
E-Mail: SBkoval.Vsg@tatar.ru ; kovali74@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большековалинская ООШ"
Руководитель: Забиров Нагим Абдулхакович
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 30 учащихся
У нас учат: 13 учителей

Новости МБОУ "Большековалинская ООШ"

Батырлык дәресе "Әфганстан-йөрәк ярасы"

Опубликовано: 24.02.2015

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 26 ел тулу уңаеннан мөктәптә батырлык дәресе үткәрелде. Дәрес бүген -24 нче февраль көнне үткәрелде.  Бу чара Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Галиуллин Рәдиф Габделнур улы истәлегенә багышланды.

Әгәр дә исән булса, аңа бүген 54 яшь тулган булыр иде. Галиуллин Рәдиф Габделнур улы 1961 нче еллның 24 нче февралендә туа. Бик сабыр,сүз тыңлаучан авыл малае,  мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап,усад училищесына укырга керә. Иптәшләреннән артык аерылмый, әти-әнисенең булышчысы,сеңлесе Фәрзәнәнең, энеләренең яклаучысы булып үсә Рәдиф .1976 елның декабрендэ әтиләре вафат була. Барлык мәшәкать Суфия апа белән шушы балалар өстенә кала. Суфия апаның киңәшчесе дә, төп төрәге дә Рәдиф  була. 

Рәдиф 1979 нчы елда Армия сафларына китә.Ул вакытта  Армиягә китү зур дәрәҗә була. Куанып- шатланып, туганнары, дуслары , авылы белән соңгы тапкыр саубуллашып чыгып китә ул .

         Әфганстанда сугыш бара...

1981 нче елның 16 нчы июлендә Рәдиф   Әфган кырларында һәлак була.

Батырлык дәресенә Рәдифнең әнисе Суфия апаны чакырдык. Видеоязмалар күрсәтеп , армиядән Рәдиф язган хатларны укып үткәрелгән  дәрес укучылар өчен бик мөһим чара булды.

 "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!" 



К списку новостей