• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Высокогорский
  • Школы
  • МБОУ «Айбашская основная общеобразовательная школа» Высокогорского муниципального района РТ/«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Айбаш төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Айбашская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ» /«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422726, РТ, Высокогорский район, д. Айбаш, ул. Центральная, д. 1
Телефон: +7(843)-656-07-16
E-Mail: aibashoosh@mail.ru, Sayb.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Айбашская ООШ"
Руководитель: Лотфуллин Надир Вакифович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 215 мест, 29 учеников/ 9 воспитанников
У нас учат: 13 учителей/ 1 воспитатель

ВСЕ школьные новости

Көзге бал!!!

Опубликовано: 21.10.2015

Әй, Сөмбелә, Сөмбелә,

Сөмбеләне кем  белә?

Сөмбеләне шулар белә-

Кем эшенә өлгерә.

Мул уңышлы көзге бәйрәм

Һәркемне сөендерә.

    Менә үзенең алтын яфраклары белән көз дә килеп җитте. Бар табигать  бу ел фасылына хас булган алтынсу төсләргә күмелде.Салкын көннәр башланып,  яңгырлар яварга тотынды. Бакчаларда күптән инде эшләр тәмамланды. Һәркем салкыннар башланганчы тырышып- тырмашып уңышны җыеп, бакчасын чистартып калдырырга тырышты.Кешеләр бакчаларда эшләрен тәмамласалар,җәнлекләр кышка әзерләнеп,үзләренә азык табып, аларны җыеп  куйдылар.

   Көз аеруча моңсу ел фасылы,  тик безнең мәктәптә генә түгел. Мәктәбебездә әледән-әле күңелле, бай эчтәлекле чаралар булып тора. Чираттагысы егерме беренче октябрь көнне -уңыш бәйрәме булып узды. Бәйрәмнең беренче өлеше мәктәп ашханәсендә ярминкәдән башланып китте.Һәркем үзе пешереп алып килгән ризыгын сатты.Аннан соң  шулар белән бергәләшеп күңелле итеп чәй эчтек. Икенче өлеше актлар залында концерт белән дәвам итте.Кечерәк класслар көз һәм яшелчәләр турында шигырьләр сөйләсәләр, зурлар җырладылар, биеделәр, инсценировка күрсәттеләр.Өченче өлеше- Сөмбеләләр конкурсы иде. Монда 7 сыйныф кызлары, ягъни без- биш  кыз катнаштык.Конкурс биш бәйгедән торды. Беренче бәйгедә конкурсанткалар  кызыклы формада үзләре белән таныштырырга  тиеш иделәр.Икенче бәйге "тапкырлар бәйгесе"ндә мәкальнең ахырын әйтеп бетерергә кирәк булды . Өченче бәйге үзеңнең һөнәреңне күрсәтү,дүртенчесе  көзгә багышланган рәсем ясау.Соңгы бишенче бәйге салат ясау һәм аңа исем кушу булды . Конкурска нәтиҗә ясау өчен жюри билгеләнгән иде. Алар тырыш, ягымлы, ....................    сөмбеләләрне билгеләделәр. Шулай ук  концерт номерларына да урыннар  билгеләнде. 3 нче  урын-   сыйныф,  2 нче урын-    сыйныф, 1 нче урын-7 сыйныф, ягъни без. Безнең сыйныф әле тагын  яшелчәләрдән ясалган  композицияләр арасында да беренче булды. Менә шулай безнең сыйныф гел беренче  урында булды бу көнне. Бәйрәм барлык катнашучылар  "Мин яратам сине Татарстан"  җырын җырлау белән тәмамланды.

 



К списку новостей