• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Высокогорский
  • Школы
  • МБОУ «Айбашская основная общеобразовательная школа» Высокогорского муниципального района РТ/«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Айбаш төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Айбашская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ» /«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422726, РТ, Высокогорский район, д. Айбаш, ул. Центральная, д. 1
Телефон: +7(843)-656-07-16
E-Mail: aibashoosh@mail.ru, Sayb.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Айбашская ООШ"
Руководитель: Лотфуллин Надир Вакифович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 215 мест, 29 учеников/ 9 воспитанников
У нас учат: 13 учителей/ 1 воспитатель

ВСЕ школьные новости

2023 год-год педагога и наставника-2023 нче ел-укытучы һәм остаз елы.

Опубликовано: 22.02.2023

                               Мәктәп-белем учагы.

Айбаш мәктәбенең тарихы 1934 нче елдан башлана. Киләчәктә Айбаш мәктәбенең тарихында зур эз калдырасы кеше – Дәүләтшин Әнвәр Дәүләтша улы яңа ачылган мәктәптә укый башлый. Беренче сыйныфта аны Шакирова Тфак апа укыта. Ә 2-4 нче сыйныфларда авылдашы, укытучы Сибгатуллин Гыйният абый белем бирә.

1960 – 1961 нче елларда Әнвәр абый Айбаш башлангыч мәктәбе мөдире була, рус теле укыта. Мәктәп әйләнәсе төзекләндерелә, матур гына бакча барлыкка килә. 1961 – 1964 нче елларда Яңавыл сигезьеллык мәктәбе директоры булып эшләгәндә, Дәүләтшин Әнвәр абый Айбаш башлангыч мәктәбен  сигезьеллык итү хыялы белән яши. Ниһаять, аның хыялы тормышка аша: бер җәйдә 4 бүлмәле янкорма төзелеп, 1964 нче елның 1 нче сентябреннән Айбаш авылында да сигезьеллык мәктәп эшли башлый. Аның беренче директоры  –  Дәүләтшин Әнвәр Дәүләтша улы. Педагогик коллектив туплана, 1965 нче елда мәктәп әйләнәсенә 80 төп алмагач алып кайтып утыртыла.

1974 нче елда Айбаш сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә. Укучылар саны елдан-ел арта, мәктәп укучыларын сыйдыра алмый башлый. Шунлыктан Айбашта яңа типтагы мәктәп төзү кирәклеге көн кебек ачык була. Новосибирск проекты буенча 1976 нчы елда яңа мәктәп төзелә башлый. 1979 нчы елның 1 сентябрендә яңа мәктәпне ачу тантанасы була. Мәктәп төзелешенә Әнвәр абый үзенең бөтен көчен, тырышлыгын, сәләтен бирә, хәтта сәламәтлеген дә. Аның хезмәте югары оешмалар тарафыннан да югары бәяләнә. 1977 нче елның 29 нчы сентябрь Указы белән Дәүләтшин Әнвәр Дәүләтша улына ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелә. Аның тырышлыгы белән төзелгән мәктәп биналары Әнвәр абыйның эшенә һәйкәл булып торалар.

Бу мәктәп бүген дә балаларга белем бирү урыны булып тора. 2010 нчы елга кадәр аның белән Вәлиев Рамил Әхәт улы, 2010нчы елдан Лотфуллин Надир Вакыйф улы җитәкчелек итә.(Рәсемдә төрле елларда мәктәбебездә эшләгән укытучылар турында төзелгән стенд.)



К списку новостей