• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Высокогорский
  • Школы
  • МБОУ «Айбашская основная общеобразовательная школа» Высокогорского муниципального района РТ/«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Айбаш төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Айбашская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ» /«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422726, РТ, Высокогорский район, д. Айбаш, ул. Центральная, д. 1
Телефон: +7(843)-656-07-16
E-Mail: aibashoosh@mail.ru, Sayb.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Айбашская ООШ"
Руководитель: Лотфуллин Надир Вакифович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 215 мест, 29 учеников/ 9 воспитанников
У нас учат: 13 учителей/ 1 воспитатель

ВСЕ школьные новости

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән очрашу.

Опубликовано: 05.05.2016

5 нче май көнне, без, Айбаш мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән очрашу өчен, Арча районы Иске Кишет авылындагы Гани Сафиуллин музей-утарына бардык. Безне кунакка дәшкән кеше – якташыбыз, бик күп игелекле гамәлләр кылган, шул исәптән Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеен торгызуда үзеннән зур өлеш керткән эшмәкәр, “Биектау-сервис” берләшмәсе җитәкчесе, 2015 нче ел хәйриячесе Ринат Вилдан улы Гибадуллин. Иксез-чиксез шатлык, горурлык хисләре биләде безне. Таң калырлык эшләр, күренешләр белән очраштык без бу көнне. Иске Кишет авылындагы музей-утарны материаль һәм рухи яктан да яшәтүче төп хәйрияче – “Таттелеком” берләшмәсе (җитәкчесе – Л.Н.Шәфигуллин ) хезмәткәрләре. Оешманың директор урынбасары Гомәров Рөстәм Кәлимулла улы үзе экскурсовод булды. Чөнки ул – Гани  Сафиуллинның тормышы һәм батырлыгы, аның күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләүче экспонатларны җыючы да, батырның гомер сукмакларын барлаучы да, ике телдә оста сөйләүче дә. Хәрби киемнән булган Рөстәм Кәлимулла улы сокланырлык хезмәт куйган, ул бик кирәкле эш башкарган.  Ринат Вилданович һәм элемтәчеләр Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән очрашуны югары дәрәҗәдә оештырдылар. Оста оратор Б.Кузнецов бездә бик матур тәэсирләр калдырды. Ыспай гәүдәле, егетләрчә йөз-кыяфәтле, матур килеш-килбәтле патриот, ил азатлыгы өчен көрәшеп, 17 яшендә герой булган. Ул Г.Сафиуллин музеена үзенең кителен һәм орден-медальләрен бүләк итте. Журналистларның сорауларына да героик пафос белән җавап бирде Герой.

Алда безне Симетбаш авылындагы мемориаль комплекс көтә иде. Бу авыл – бик күп эшләрнең иганәчесе булган Л.Н.Шәфигуллинның туган авылы. Авылдашлары аның игелекле гамәлләре турында горурланып сөйләделәр. Бик күп талантларны үстергән Симетбаш. В.Бәйрәмов, Г.Сафин, Р.Гыйләҗев, безнең районның элеккеге башлыгы Р.Г.Шәяхмәтов, Л.Н.Шәфигуллин һ.б. Менә шулай корылган дөнья гаме: авыл башта үзе үстерә, аннан соң зур шәхес авылны үстерә. Ә Л.Н.Шәфигуллин бер авылны гына түгел, сөекле шагыйребезне биргән Арча, шулай ук Биектау, Әтнә һ.б. районнар турында да кайгырта. Аның соңгы еллардагы хәйриячелек эшләре санап бетергесез.

Симетбаштан соң Тукайның күзләрен ачкан Кырлай авылына юл тоттык. Иганәчеләр башкарган эшләрне күреп, гаҗәпләнүдән йөзләребез балкыды, таң калдык без мондагы үзгәрешләргә, яңалыкларга. Искитмәле сәнгать әсәрләре тудырган Ринат Вилдановичның һәм Лотфулла Нурисламовичның осталары. Кечкенә Габдулла һәм Сәгъди абзый, Былтыр һәм Шүрәле, Су анасы һ.б. Һәркайдан безне Тукай һәм аның үлмәс әсәрләре сәламли. Шулай итеп Сәгъди абзыйның бәрәңге бакчасы ял итү урынына әйләнгән. Апуш коесы гына да ни тора?! Гүзәллектән күзләр камаша, күңел куана, горурлана.

Сәгъди абзый музееннан соң төп музейга киттек. Экскурсовод Йосыфҗанова Нурия Гыйлемхан кызы безнең игътибарны Тукай турындагы документларга, төп мәгълүматларга юнәлтте. Без экскурсиядән рухи азык җыеп, Ринат Вилдановичка рәхмәтләр әйтеп кайтып киттек.

Тукай юбилее белән Бөек Ватан сугышы истәлекләре бер-берсе белән үрелеп барды ул көнне.

 



К списку новостей