МБОУ «Айбашская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ» /«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422726, РТ, Высокогорский район, д. Айбаш, ул. Центральная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-656-07-16 |
E-Mail: | aibashoosh@mail.ru, Sayb.Vsg@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Айбашская ООШ" |
Руководитель: | Лотфуллин Надир Вакифович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 215 мест, 29 учеников/ 9 воспитанников |
У нас учат: | 13 учителей/ 1 воспитатель |
ВСЕ школьные новости
Зиннатуллин Таһир – мәктәбебезнең йөзек кашы.
Опубликовано: 25.04.2016Зиннатуллин Таһир – мәктәбебезнең йөзек кашы.
Зиннәтуллин Таһир, өч ел рәттән татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада катнашты һәм “Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче” номинациясендә җиңүче булды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз, алдагы тормышында да шундый җиңүләр көтеп торсын, дип телибез. Таһир мондый уңышларга үзенең тырышлыгы, зирәк акылы белән иреште. Аның портфолиосында тагын бик күп олимпиада-бәйгеләрнең нәтиҗәсен күрсәткән исәпсез дипломнар, грамоталар урын алган. Таһир иҗади, фәнни-эзләнүле, интеллектуаль бәйгеләрдә актив катнашты. Беренче җиңүе математикадан булса, икенчесе – Г.Тукайга багышланган иншалар конкурсында. Ике ел рәттән, республикакүләм экологик фестивальдә фәнни-эзләнүле эш белән катнашып, II, III урыннарны алды. 2014, 2016 нче елларда республика буенча татар теленнән олимпиадада призер булды, ә II, III Халыкара олимпиада аңа җиңү китерде. Республика буенча үткән “Киләчәккә билет” иншалар бәйгесендә 2 нче урын яулады, кыйммәтле бүләккә лаек булды. 2015, 2016 нчы елларда республикакүләм рус әдәбиятыннан олимпиадада призер һәм җиңүче, шулай ук КФУ уздырган регионара татар теле олимпиадасында ике ел рәттән призер һәм җиңүче булды. Без синең белән горурланабыз, Таһир!
К списку новостей