• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Высокогорский
  • Школы
  • МБОУ «Айбашская основная общеобразовательная школа» Высокогорского муниципального района РТ/«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Айбаш төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Айбашская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ» /«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422726, РТ, Высокогорский район, д. Айбаш, ул. Центральная, д. 1
Телефон: +7(843)-656-07-16
E-Mail: aibashoosh@mail.ru, Sayb.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Айбашская ООШ"
Руководитель: Лотфуллин Надир Вакифович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 215 мест, 29 учеников/ 9 воспитанников
У нас учат: 13 учителей/ 1 воспитатель

ВСЕ школьные новости

Очрашу

Опубликовано: 16.03.2016

“Тирән дә син, ярсу да син, шигърият дигән елга!” – менә шулай дип атадык без мәктәбебезгә килгән шагыйрә белән  очрашу кичәсен. Үзе матур, сылу гәүдәле, искиткеч ягымлы тавышлы җырчы-шагыйрә Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен үзе башкаруында тыңлау бәхетен татыдык без. Югары белемле филолог, “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе”, С.Сөләйманова исемендәге бүләк иясе күңеле җәүһәрләрен яттан да белә икән. Гаҗәпләндек тә, сокландык та без аның шулай сәнгатьле итеп сөйләвенә. Балалар өчен язылган шигырьләре самими, сихри дөньяга алып керсә, лирик әсәрләре хыял диңгезендә йөздерде, гади тормышыбызны сурәтләгән шигырьләре күзебезне ачты, фәлсәфи лирикасы тирән уйларга салды. Туган тел турында язылган шигырен дә сөйләде Шәмсия ханым. Әйе, шагыйрьләр без күрмәгәнне күрәләр, без сизмәгәнне тоялар шул алар, һәм шуны шигъри сүз белән, җырдай моңлы тел белән укучы-тыңлаучыларына җиткерәләр. Һәр шигыре көчле алкышлар белән бәяләнде шагыйрә апаның, ханымның. Шигырьләренең яңгырашы да шагыйрәнең тавышы белән аваздаш кебек: йомшак, назлы, сыгылмалы. Автор яки бик оста артист кына җиткерә ала иҗатчының әйтергә теләгәнен, ә иҗатчы Ш. Җиһангирова берьюлы берничә сәләтен күрсәтте: ул автор да, артист та булды, шуңа күрә шигъри сүз барлык тыңлаучыны да әсир итте.

Шәмсия Җиһангирова иҗатына каләмдәшләре генә түгел, халык язучылары да югары бәя биргәннәр. “Теле чиста, халыкчан, җөмләләре төзек, хикәяләве моңлы, җанны дулкынландыра”, – дип язган телгә таләпчән язучыбыз Н.Фәттах та.

 

Тормышында һәммәсен: әтисез, ирсез калу фаҗигасен дә кичергән, иҗат газапларында янган, балалар бәхетен, онык иркәләү шатлыгын да татыган татар хатын-кызының эш-иҗат тормышы авыр да, кызык та, мавыктыргыч та.

 Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова (Гарипова) 1951 елның 28 февралендә Татарстанның Мөслим районы Баек авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, урта мәктәпне Казанның 10 нчы номерлы интернат-мәктәбендә (хәзерге 2нче гимназия) тәмамлый. 1969 – 1974 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә чакырыла. 1975 нче елда гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчеп китә һәм балалар бакчасында мөдир булып эшли. 1981 елда Шәмсия Җиһангирова гаиләсе белән Казанга кайта һәм кабат Татарстан китап нәшриятына эшкә килә. Күп тә үтми, аны әдәбият-сәнгать редакциясенә мөхәррир, соңрак нәшриятның баш редакциясе өлкән мөхәррире вазыйфасына күчерәләр. 1988 – 1991 елларда Татарстан мәдәният министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре үзәгендә кулланма әсбаплар нәшер итү бүлеген җитәкли. 1992 елның март аенда Татарстан дәүләт радиосына эшкә чакырыла. 20 елдан артык мөхәррир, өлкән һәм баш мөхәррир булып эшли.
           Шәмсия Җиһангирова бик яшьли каләм тибрәтә башлый. 10 интернат-мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Я. Исхакова көне-төне шигырь дип “җенләнүче” укучысының иҗатына игътибарлы булып, үзе үк аның шигырьләрен газета-журналларга илтеп тапшыра торган була.
Шул рәвешле ул чакта әлеге Шәмсия Гарипованың, балалар өчен шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә дөнья күрә.
Студент
тормышы булачак шагыйрәне чын мәгънәсендә үз кочагына суырып ала. Ул татар яшьләренең “Әллүки” әдәби берләшмәсенә йөри, факультетның шул исемдәге стена газетасының җаваплы редакторы итеп билгеләнә, хор түгәрәгендә җырлый, тынлы оркестр түгәрәгендә домбрада уйный, шигырьләре бер-бер артлы газета-журналларда, “Беренче карлыгачлар” күмәк җыентыгында (1974) дөнья күрә.
“Төсле моң” дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгы 1985 елда басылып чыга. Шуннан соң бер-бер артлы балалар өчен шигырьләре тупланган “Балачак кая китә” (1986), “Яшел гармун” повесте (1987) дөнья күрә. 
           
Шәмсия Җиһангирова җырчы шагыйрә. Аның шигырьләре табигый агышлы, халыкча әйтсәк, җырлап тора. Мөгаен, шуңа күрәдер дә композиторларыбыз аның иҗатына аеруча еш мөрәҗәгать итәләр. Җырлары камил эшләнешләре белән генә түгел, тематик яктан да отышлы. Шул сәбәпледер, бик күп шигырьләре көйгә салынган. Ә. Бакиров, А.Монасыйпов, Р. Гобәйдуллин, Ф. Әхмәт, Л. Батыр-Болгари, Р. Әхиярова, И. Дәүләтшин, Р.Нәгыймов, Г. Сәйфуллин, Ф. Хатыйпов, А. Хөсәенов, З. Хәйретдинов һәм башка бик күп композиторлар аның шигырьләренә берсеннән-берсе матуррак җырлар иҗат итте һәм итәләр. Нишлим, Тик син диеп (Ф. Әхмәт),Син мине күрмәдең (Ә.Бакиров), Ак күлмәгем, Пар канатлар (И.Дәүләтшин), Ниләр җитмидер күңелгә, Ни өчендер безнең язмыш шундый (Л.Б.-Болгари), Бураннар (Р.Нәгыймов), Минем кадерлеләрем (М.Гыйләҗев), Күрәсем килгән иде" (Г. Сәйфуллин) – болар телдән төшми җырлана торган җырларның кайберләре генә. Алар телдән-телгә күчеп йөри, концерт залларында, кунак табыны түрләрендә яңгырый, яшь йөрәкләрне кавыштыра, яшәеш өчен гыйбрәт-сабак бирә.
           Шәмсия Җиһангированың радиодагы эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Халык күңеленә юл тапкан берсеннән-берсе кызыклы “Хәерле иртә”, арабыздан киткән язучылар, композитор, җырчы, музыкантлар, башка сәнгать әһелләренең тормышы, иҗади эшчәнлегенә багышланган “Гомерләрдән моң һәм сүз кала”, шагыйрьләр иҗатына багышланган ”Шигырь уты йөрәгемдә”, җырның барлыкка килү тарихын ачыклаучы “Остаханә” кебек тапшырулары аның иҗатчы буларак осталыгын, тоткан кыйбласын билгеләүче бер ачык дәлил.

Татар әдәбиятын, сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1996 елда аңа “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә.
2001 елда шагыйрә республикабызның югары бүләге Президентның Мактау грамотасына лаек була. Шәмсия Җиһангирова 1991 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Шау-шулы шәһәр мохитендә балаларын милләт җанлы итеп, туган телгә тирән мәхәббәт белән тәрбияли алган ана да бит әле Шәмсия ханым. Шагыйрә әнисенең “Илаһият” һәм “Бәхетең үз кулыңда” китапларына кереш сүзне дә саф татар телендә, телне югары сәнгать дәрәҗәсендә камил белгән кызы язган. “Әти үлгәндә, әниемә нибары 39 гына яшь иде... Әтине күмеп кайткач, әниемнең ялгызы уйланып утырганын хәтерлим. Акылга сыя торган түгел бит, чыннан да... Яшәр өчен көч, шигырь язар өчен илһам каян алырга?

Син сорама миннән, сорама,

Яшәргә, дип, каян ут алдың?

Ярсу елгалардан, горур кыялардан,

Яшәүнең үзеннән көч алдым. (Ш.Җ.)

...Тормышыбыз туктап калмады. Әниебез җигелеп дөнья көтте, безне аякка бастырды, киләчәгебезнең нигез ташларын салды. Энҗе-мәрҗәндәй   шигырьләре туа торды, туа бирә. Чиксез рәхмәт, Әнием! Дан сиңа, уңган Татар Хатыны!” Әйе, “көчле талант, әсир итәрдәй моңлы тавышлы җырчы-шагыйрә, кешеләрне хөрмәт итүче, яратучы, үзе дә югары сәнгатькә табынучы, башкаларны да табындыра алучы Кеше” (Г.Җ.) белән очраштык без.  Ф.Яруллинның канатлы сүзләре дә бик урынлы бу очракта:“Шигырь – күңелнең хаҗы, Шигырь – сәнгатьнең таҗы.”

 

Татарстан Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре комиссиясе быел 13 кешене һәм берничә иҗат коллективын премиягә тәкъдим итү турында карар кабул иткән. Унөч кеше арасында Шәмсия Җиһангирова да бар. Без аңа иҗатында һәм тормышында уңышлар телибез. Укучы-тыңлаучыларының яраткан шагыйрәсе булып, әсәрләре белән канатландырып, шатландырып яшәсен.  

 

 

         Язды: Айбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Ә.Н.

          



К списку новостей