Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Альдермышский детский сад «Умырзая» Высокогорского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Әлдермеш "Умырзая" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, ул. Я.Хабибуллина, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-657-94-63 |
| E-Mail: | ds.Umurzaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Альдермышский детский сад "Умырзая" |
| Руководитель: | Рахимова Альмира Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 76 воспитанников |
| У нас учат: | 5 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Альдермышский детский сад «Умырзая» Высокогорского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Әлдермеш "Умырзая" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Озакламый мәктәпкә... 06.05.2016

Бигрәк нәни идек бит без
Бакчабызга килгәндә
Карагыз ничек зур үстек
Китәр вакыт җиткәндә.
Озакламый чыгарылыш төркем балалары бакча белән саубуллашырлар.Ә әлегә алар күңелле уеннар, мавыктыргыч шыгелләр, җырлар, биюләр белән балачак илендә сәяхәт итәләр.
-
"Карга боткасы " бәйрәме 29.04.2016

Бүген бездә татар халкының йола бәйрәме" Карга боткасы!" үткәрелде. Кунакка килгән әби, бабай, яз кызы катнашында матур җырлар, биюләр, күңелле уеннар уйналды. Бәйрәм ахыры карга боткасын авыз итү белән тәмамланды.
Көннәребез аяз булсын!
Илләр тыныч булсын!
Яңгырлар явып, игеннәр уңсын!
Балалар акыллы, тәүфыйклы булсыннар!
(фотоларны ссылкадан карарга)
-
Бүген Тукай туган көн! 26.04.2016

«Тукай яши безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә ике төркем балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашында бик куңелле узды. Г.Тукайнын матур шигырьлэре сөйләнде, әкиятләре сәхнәләштерелде, жырлар, биюләр башкарылды.
-
Мини Олимпиада Главы 2016 26.04.2016

Сегодня прошел физкультурно-спортивный конкурс "Мини Олимпиада Главы" в котором приняли участие воспитанники старшей и подготовительной к школе группы.
-
"Туган телем- Тукай теле" 25.04.2016

"Туган телем-Тукай теле" исемле районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә Гибадуллина Мәрьям Г.Тукайның "Ай һәм кояш" шигырен сөйләп серитфикатка ия булды.
Әфәрин Мәрьям!
-
Чәршәмбе һәм шимбәдә без һәрвакыт өмәдә! 23.04.2016

Бакча коллективы санитария- чистарыну ике айлыгы уңаннан бакча тирәсен, авыл урамнарын чуп-чарлардан чистарталар.
Бигрәк күңелле икән
Бергәләшеп эшләргә
Чип-чиста булып калды
Безнең арттан җирләрд
( фотога ссылка)
-
"Балачак көймәсе" 23.04.2016

Бүген Биектау мәдәният йортында балалар иҗат фестиваль- конкурсының финалы булып үтте. Ибниева Мәдинә "Кызыл калфак" биюе белән чыгыш ясап истәлекле бүләкләр һәм мактау грамотасы белән бүләкләнелде.
-
Сыерчыкларга оялар ясыйбыз. 13.04.2016

Табигатьнең уянган мәле турында эйтүгә сыерчык оясы кирәклеге искә төшә. Безнең балалар бакчасында бу эшне ел саен гадәткә керткән гаиләләр бар. Шуларның берсе Хабибуллинар гаиләсе. Алинә әтисе Марсель белән бик матур сыерчык оясын ясап иң беренчеләрдән булып алып килделәр. Алинә кошлар көненә өйрәнгән матур шигырендә сөйләп алды:
Инде яз килде көлеп
Сулар ага йөгереп
Без оялар ясадык
Сез килер көнне белеп.
-
День космонавтики в детском саду 12.04.2016

Сегодня наш детский сад, как и все прогрессивное человечество, отмечал праздник - "День космонавтики".К этому празднику готовились все группы детского сада: проводили беседы, рассматривали иллюстрации, делали рисунки, аппликации, панно.Праздник прошел весело и интересно. Играя, дети усвоили много полезной и нужной информации.
-
Туган ягыбызга кошлар кайтты! 06.04.2016

Яз килә шул, яз гына
Күңелләрдә наз гына.
Язлар килә кошлар килә
Минем туган ягыма!Язларыбыз, җәйләребез, көннәребез тыныч булсын!













