Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Альдермышский детский сад «Умырзая» Высокогорского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Әлдермеш "Умырзая" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, ул. Я.Хабибуллина, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-657-94-63 |
| E-Mail: | ds.Umurzaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Альдермышский детский сад "Умырзая" |
| Руководитель: | Рахимова Альмира Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 78 воспитанников |
| У нас учат: | 5 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Альдермышский детский сад «Умырзая» Высокогорского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Әлдермеш "Умырзая" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Осенний бал/ Көзге бәйрәм- кечкенәләр төркеме 23.10.2026

Кечкенәләр катнаш төркемендә кечкенәләребезнен беренче бәйрәме " Алтын көздә кунакта" дип исемләнгән кунел ачу чарасы кунелле, мавыктыргыч, җыр- бию белән утте.
-
Осенний бал/ Көзге бәйрәм- уртанчылар төркеме 23.10.2026

Уртанчылар катнаш төркемендә көз бәйрәме оештырылды. "Көз, көз әйт әле кәрзинендә ниләр бар....."
-
Пешекчеәр көне белән! 20.10.2026

20 октябрь - Пешекчеләр көне.“Тәмле” һөнәр иясе .\
Иртән балалар бакчасына барган сабыйларны күреп, кайчакта көнләшеп куясың. Хәзер пешекче апалары аларны телеңне йотарлык ботка, хуш исле какао белән сыйлаячак. Хәтерегездәме, бакчада манный да, запеканка да өйдә әни пешергәннән дә тәмлерәк тоела иде?! Моның сере нәрсәдә соң?
- Бөтен күңелебезне биреп, сабыйларга ошасын, үсеп килүче организмга файдалы булсын, дип тырышып пешергәнгә ашлар шулай тәмле буладыр, - дип елмаялар бакчада 26 елларын әлеге хезмәтне башкаручы пешекчеләребез-Абдуллина Гелфизә Харис кызы, Сагдиева Гелфия Хәмит кызы. hөнәри бәйрәмегез белән хезмәттәшләребез!???????? -
Алтын көздә кунакта! 19.10.2026

Көз -елның матур да, моңсу да вакыты. Тирә-якка карасаң ,нинди генә төсләр юк. Агачлардан сары, кызгылт яфраклар коела, Көз көне урман аеруча матур була , анда үзеңне әкияттәге кебек хис итәсен. Менә шулай туган ягыма көз аяк атлады. Нинди генә ел фасылы булмасын, табигать һәрвакыт үзенчә матур. Шуңа күрә табигатебезне яратырга һәм сакларга кирәк.
Сары, сары сап- сары
Агачнын яфраклары
Җил исә, ява яфрак
Көзнен матур чаклары! -
Әтиләр көне. День отца! 16.10.2026

Октябрь аеның өченче якшәмбесе , ягьни 18 октябрь – Әтиләр көне итеп билгеләп үтелә. " Кояшкай" уртанчылар төркеме балалары әтиләренә җылы, матур котлауларын җиткерәләр. Хөрмәтле әтиләребез!Сезне әтиләр көне белән кайнар котлыйбыз Гаиләгезгә ныклы терәк булып, якыннарыгызга кирәк булып, озын - озак гомер кичерегез...
Сезгэ, барыгызга да, балаларыгызны кадерләп үстереп, үз юлларына аяк басарга булышып, яратып-сөеп, аталарча кайгыртып яшэргэ язсын.
Тормыш авырлыкларын җиңеп, балаларыгызга, туганнарыгызга сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәгез. -
Икмәк көне унаеннан -мастер-класс 15.10.2026

Икмәк-иң кирәкле,кадерле ризык. Бугенге чарабызнын максаты-балаларга икмәкнең әһәмияте турында төшенчә бирү, аның нинди зур хезмәт аша безнең өстәлгә килүе ,,игенченең хезмәте хөрмәткә лаеклы икэнен , икмәккә карата сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләу. Ә бугенге кунагыбыз авылыбыз пешекчесе, бакчабыз әнисе , уз hөнәренен остазы-Талия Кәрим кызы балаларга камырдан ипи пешеру буенча мастер- класс уткәрде. Әлбәттә иң тәмле, кадерле ризык – ул үзең пешергәне. Икмәк бик кадерле, ул һәрвакыт мул һәм өстәлнең түрендә булсын!
Әти –әни, Ватан һәм дә икмәк!
Бу сүзләрдә тормыш мәгьнәсе.
Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме
Шул сүзләргә бәйле һәммәсе!???? -
Экологическая акция "Батарейки сдавайтесь 09.10.2026

Наш детский сад принял активное участие в экологической акции «Сдавайтесь, батарейки!»
Участвуя в акции, воспитанники узнали, что обычная маленькая батарейка содержит большое количество опасных элементов и примесей, которые отравляют почву, подземные воды, атмосферу, что использованные батарейки нужно хранить в закрытых контейнерах или коробках. На каждом мероприятии сопровождали ребят сказочные герои Эколята - друзья и защитники Природы: Шалун, Умница, Тихоня и Елочка. Они помогали нашим дошколятам еще ближе узнать Природу, подружиться с ней и полюбить ее. На протяжении недели мы собирали батарейки, чтобы помочь природе, а также дать возможность проявить инициативу нашим воспитанникам и их родителям.
По итогу акции собранные батарейки будут сданы в пункт приема утилизации.https://max.ru/id1616009612_gos/AaEg6ClKC7U
-
Поздравляем! Котлыйбыз! 05.10.2026

Хөрмәтле тәрбиячебез Люция Фәрит кызы! Сезне Татарстан Республикасы мәгариф hәм фән министрлыгынын Мәгарифтәге казанышлары өчен кукрәк билгесе алуыгыз белән ихластан котлыйбыз. 26 ел гомерегезне Әлдермеш "Умырзая" балалар бакчасында кечкенәләргә тәрбия hәм биругә багышладыгыз hәм бугенгесе көндәдә дәвам итәсез. Сезнен хезмәтегез — һөнәр генә түгел, ул зур ярату, сабырлык, күңел җылысы һәм нәтиҗә таләп итә торган югары сәләт. Сезнен тырышлык белән балалар бәхетле, тулы иҗади энергияле һәм ачышларга омтылучан булып үсәләр. Сез аларга якты һәм онытылмаслык балачак еллары бүләк итәсез, аларның киләчәгенә нигез саласыз. Бу бәйрәм көнне сезгә авыр, әмма мөһим хезмәтегез өчен тирән рәхмәт белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, иҗади илһам, шатлык-сөенечләр һәм игелекле хезмәтегездә зур уңышлар телибез. ????????
-
Әбиемдә кунакта
01.10.2026
"Әбиемдә кунакта"
Кечкенәләребезне өлкәннәр көне белән таныштыру, әби - бабайларыбызга карата хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан кечкенәләр, уртанчылар төркеме балалары белән кунелле бәйрәм утте.
Эй, әбием, әбекәем,
Кояш кебек күңелең
Сәламәтлек бирсен Ходай,
Озын булсын гомерен. -
Өлкәннәр көне белән! С праздником 01.10.2026

Буген 1 октябрь ин матур көн- әби-бабайларыбыз, дәуәни-дәутиләребез, өлкәннәр көне. ???? Шул унайдан зурлар төркеме балалары өлкәннәргә бәйрәм шатлыгы өләшу максатыннан, авылыбызнын өлкән буын кешеләрен бәйрәм белән котларга юл тоттылар. Ни кадәр җылы, рәхәт очрашу булды буген. Исән- сау, сәламәт булыгыз безнен өчен ин кадерле кешеләребез.












