муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алан-Бексерская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Алан-Бәксәр төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422723,Республика Татарстан, Высокогорский район, село Алан-Бексер, улица Школьная, дом 13 Татарстан Республикасы, Биектау районы, Алан-Бәксәр авылы, Мәктәп урамы, 13 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-656-39-34 |
E-Mail: | Sabex.Vsg@tatar.ru, alan-bexer2010@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Алан-Бексерская ООШ" |
Руководитель: | Галимзянова Надежда Сергеевна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 43 учащихся/ 13 воспитанников |
У нас учат: | 15 учителей/1 воспитатель |
Бексер новости
Габдулла Тукайның туган көне!
Опубликовано: 26.04.2017Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә «Без Тукайны яратабыз!” дип аталган зур әдәби-музыкаль кичә узды. Балалар янында Шүрәле белән Су анасы да кунакта булдылар. Чараны оештыручылар 8 нче сыйныф укучылары иде. Алар татар теле укытучылары: Каюмова Ф.М., Хәлиуллина Г.Ш., Гәлиева Г.К. кул астында әзерләнделәр. Рус төркемендә укучыларда Тукай шигырьләрен татар телендә сөйләделәр, Тукай сүзләренә язылган җырлар башкарылды. “Туган телләр“ атналыгы кысаларында укучылар Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр бәйгесендә дә катнаштылар.
Ике команда: “Шүрәле” һәм “Су анасы” әдәби бәйгедә көч сынаштылар, үз белемнәрен тикшерделәр. Командалар арасында дуслык җиңде!
Бәйрәмебез “И туган тел!” җырын мәктәп белән башкарып тәмамланды!
К списку новостей