Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
E-Mail: | vkibiakozi@mail.ru,Svkbk.Tuli@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 68 (65 учащихся, 3 воспитанника) |
У нас учат: | 31 педагог (29 учителей, 2 воспитателя) |
Новости Верхнекибякозинской СОШ
"Шәхси батырлык өчен" Ордены иясе белән очрашу
Опубликовано: 10.12.2024Россиядә ел саен 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең рәсми статусы 2007 елда Россия Федерациясе Президенты указы белән беркетелде.
Бу көнне Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий Ордены һәм Дан Ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.
Шулай ук батырлыклары тарих битләрендә мәңгеләштерелгән каһарман шәхесләр турында да искә алалар.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә күренекле шәхес, “Шәхси батырлык өчен” Ордены иясе Галеева Альмира Рашидовна белән очрашу үткәрелде. Альмира Рашидовна мәктәп музее белән танышты. Музейда аның хөрмәтенә эшләнгән стендны тулыландыру өчен укучыларга киңәшләрен бирде. Очрашу барышында Альмира ханым укучыларны үзенең хезмәт юлы, стюардесса булып эшләгән чорда күрсәткән батырлыгы турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде. Үзенең чыгышында Альмира Рашидовна укучыларга төрле киңәшләрен бирде, тырышып укырга, авырлыклар алдында югалып калмаска, кирәк очракта ярдәм кулы сузарга, миһербанлы, ярдәмчел булырга кирәклеген әйтеп узды. Югары Кибәхуҗа урта һәм Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары әзерләгән концерт номерлары очрашуны тагын да ямьләндереп җибәрде.
Ватаныбыз өчен зур эшләр башкарган герой-батырларын халкыбыз онытырга тиеш түгел! Алар батырлыгы мәңгелек!
К списку новостей