• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А
Телефон: +7(843)-605-65-13
E-Mail: vkibiakozi@mail.ru,Svkbk.Tuli@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ
Руководитель: Юсупова Сарина Гафуровна
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 69 (66 учащихся, 3 воспитанника)
У нас учат: 31 педагог (29 учителей, 2 воспитателя)

Новости Верхнекибякозинской СОШ

Прорыву Ленинрадской блокады 79 лет / Ленинград блокадасын өзүгә 79 ел

Опубликовано: 25.01.2022

27 января в нашей стране отмечается 79-летие со дня полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады. Это День воинской славы России, который был установлен Федеральным законом от 13 марта 1995 года № 32-ФЗ «О днях воинской славы (победных днях) России». Принимая во внимание общественную значимость праздника и его патриотическую направленность, в нашей Максабашской начальной школе с учащимися начальных классов был проведен классный час "Мы не вправе не помнить об этом..."

    27 гыйнварда Ленинград камалышын өзүгә 79 ел тула. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул. 
    Сабыйлар тыныч йокласын,
    Кан түгелмәсен! 
    Безнең аналар яңадан
    Хәсрәт күрмәсен! Теләмибез сугышны без!
    Без тынычлык телибез! 
    Безнең якты тормышыбыз
    Мәңге балкысын дибез! 

Бүген Максабаш башлангыч мәктәбендә башлангыч класс укучылары белән Бөек Ватан сугышының бер ноктасы -Ленинград блокадасы турында класс сәгате үткәрелде.

    Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Ленинградта сугышчан эш кайный башлый. Зур әһәмияткә ия объектларны, һәйкәлләрне каплыйлар, күп кенә завод-фабрикаларны, музей кыйммәтләрен илнең көнчыгышына озаталар. Сугыш башланып, бер атна үтүгә, ун эшелонда 235 мең бала шәһәрдән чыгарыла. Июль – август айларында эвакуацияләнгән халык саны 1 миллионга якынлаша. Шулай булса да, шәһәрдә 2,5 миллион кеше торып кала. Алар шәһәр оборонасын ныгыту эшләрендә катнаша: танкка каршы 625 километр озынлыгындагы чокыр, 400 километр эскарп, меңләгән дот һәм дзот, шәһәр эчендә 35 километр баррикада төзиләр. Июль башыннан Гитлер Ленинградны алу өчен 300 мең солдат һәм офицер, 600 орудие, 5 000 миномет, 1 000 танк, 1 000 самолет җибәрә. Август азагында немецлар өлкәнең күп өлешен басып алалар һәм шәһәргә якынлашалар. Сентябрь башында Шлиссельбургны (хәзерге Петрокрепость) алып, ил белән бәйли торган коры җир юлларын кисәләр. Бердәнбер булып Ладога күле өстендәге су юлы гына кала.1941 елның 4 сентябре көнне гитлерчылар Ленинградны артиллерия утына тоталар. Шул көннән 900 көнлек Ленинградны саклау эпопеясе башлана

    Ай буена барган каты сугышлардан соң, безнекеләр дошманнарның һөҗүмен туктаталар. Ленинградны ала алмагач, фашистлар шәһәр халкын ачтан үтерергә карар кылалар. 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит - 30-35 көнгә, май - 45, шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калган була. Ладога күлендә көзге навигация тукталгач, хәлләр тагын да кискенләшә. Башта ат олаулары (боз ныгып җитмәгән була), аннан автомашиналар белән ленинградлыларны азык-төлек, корал белән тәэмин итә башлыйлар. Бу юл тарихка “Яшәү юлы” дигән исем белән кереп кала.Ләкин алда-29 ай, 900 көн... Тарихта бик күп шәһәр һәм крепостьларны саклау үрнәкләре булса да, 900 тәүлек буена каршы торып, җиңеп чыгуга ирешкән бер генә мисал да юк. Җир шарында җиңү өчен ул кадәрле кеше гомере бирелгән бер генә шәһәр дә юк. 1943 ел блокада боҗрасын өзгән ел булып тарихка кергән. 12 гыйнварда Ленинград һәм Волхов фронтлары, шәһәрнең көнчыгыш ягында (Ладога күле яклап) бергә кушылып, барлык көчләрен һөҗүмгә юнәлтәләр. 18 гыйнварда блокада чылбыры өзелә: ул 12 – 15 километр араны тәшкил итә.Дәүләт оборона комитеты азат ителгән җир буйлап тимер юл сузарга карар итә. Нева һәм Назия елгаларыннан ике күпер чыгасы 36 километр озынлыгындагы юлны 10 көн эчендә өлгертәләр. 7 февральдә яңа юлдан беренче поезд килә.Гитлерчыларның зур каршылык күрсәтүләренә карамастан, 1944 елның 14 гыйнварында гаскәрләр һөҗүмгә күчә. Канкойгыч сугышлар 15 көн буена бара. 27 гыйнварда безнең гаскәрләр 324 орудиедән салют биреп, Ленинградны азат иткән тарихи җиңү турында бөтен дөньяга хәбәр ирештерәләр. Блокадада калучылар арасында балалар да күп булган. Ләкин үлүчеләр аларның саны өлкәннәргә караганда азрак. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки өлкәннәр үзләренә дә аз гына бирелгән икмәкнең дә күбесен сабый балаларына биргәннәр. Менә икмәкне өлкән буын кешеләре нигә бик кадерлиләр икән...

    Сугыш инде күптән бетте. Окоплар җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмыйлар .



К списку новостей