Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А
Телефон: +7(843)-605-65-13
E-Mail: vkibiakozi@mail.ru,Svkbk.Tuli@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ
Руководитель: Миннекаева Гольшат Гаптравефовна
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 88 (79 учащихся, 9 воспитанников)
У нас учат: 32 педагога (30 учителей, 2 воспитателя)

История нашей школы

Немного истории о нашей школе:

 В 1921 году в деревне Верхние Кибя-Кози открылась начальная школа. Во время Великой Отечественной войны директором школы работала Ракова Сара.

В 1942 году многие учителя добровольно отправились на фронт.

В 1948 году школа преобразуется в семилетнюю, а в 1949 году в восьмилетнюю.

С 1950 года школой руководил Исламов Раиф Басирович.

С 1954 по 1969 год директором работал Иван Федорович.

С 1969 по 1979 годы директором был Шагиев Ханиф Мансурович. Коллектив был сплоченный, дружный. В эти годы была хорошо организована профсоюзная работа. Среди колхозников велись агитационно-массовые работы, проводились лекции, вечера, конференции. С 1983 года школой руководил Нургалиев Габдельбар Миннахметович. 

В 1988 году сдано на эксплуатацию новое здание школы. В школе есть столовая, библиотека, кабинет по трудовому обучению, машинно-тракторный гараж, отопительный центр.
  С 1995 года руководил Исмагилов Хусаин Мисуарович.
  С 2006 года школой руководит Миннекаева Гольшат Гаптравефовна. В школе учителей - 21, педагогов дополнительного образования - 3.  В школе имеется подсобное хозяйство. На пришкольном участке выращиваются овощи и фрукты, они используются для питания учащихся в школьной столовой.
 В школе созданы все условия для обучения и воспитания учащихся. Они обучаются в кабинетах, оснащенных современным оборудованием и отвечающим современным требованиям.
  Материально-техническая база школы отвечает соответствующей норме. Школа обеспечена всеми кадрами.
 Каждый год ученики по графику проходят обширный медицинский осмотр. Учителя физкультуры и оздоровительного часа систематически проводят спортивно-оздоровительные мероприятия. Учащиеся ходят в спортивные секции с большим желанием. В школе работает 9 предметных  кружков, 9 кружков дополнительного образования,  спортивные секции. В настоящее время динамика учебно-воспитательного процесса развивается и совершенствуется.

 

Мәктәп тарихы:

1921 елда  Югары Кибәхуҗа авылында беренче мәктәп ачыла, ул беренче баскычтагы татар совет мәктәбе дип ата. Анда беренче укытучы булып Максабаш авылыннан Мөбәрәк исемле кеше эшли башлый. Бераздан бу мәктәптә Төрек-Тәмте авылы егете Габделхай үзен бик инициативалы укытучы итеп таныта. Ул елларда көчле ачлык була, яшь совет иленә азык-төлек белән Америка ярдәм итә. Габделхай олырак балалар белән бергә Арча станциясеннән авылга азык-төлек алып кайтуда булыша.

1928  нче  елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. Бу елларда башлангыч мәктәптә Олы Кибәхуҗа авылыннан Марат Мостафин да эшләп армиягә китә һәм Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була.

Сугыш елларында  мәктәп  мөдире булып Сара апа Ракова эшли. Ул елларда укытучы булып эшләгән кызлар – Таня Талитова, Фатыйма Садыковалар 1942 елның  апрелендә үз  теләкләре белән илне саклау өчен фронтка китәләр.

Соңрак, Сара апаны район үзәгенә мәгариф бүлеге мөдире итеп алгач, мәктәп белән Галия Зәйнуллина җитәкчелек итә башлый. Бу чордагы укытучылар – Хәдичә Маннанова, Мария Агачова, Кафия Борһановалар балаларга белем бирүдә үзләренең көчләрен кызганмыйлар.

Сугыштан соң улмәктәп белән Гариф Ихсанов җитәкчелек итә.

1948 елдан башлап мәктәп җидееллык итеп, аннары сигезеллык итеп үзгәртелә. Бу чорда мәктәп директоры булып Раиф Басыйр улы Исламов эшли. 1953-1956 еллар дәвамында мәктәп белән  Николай Григорьевич Котников җитәкчелек итә. Ә аннан соң - Степан Дементьев (соңрак републикага танылган журналист булып китә, "Социалистик Татарстан” газетасында эшли). 1967 елдан әлеге белем йорты урта мәктәп итеп үзгәртелә. Аның җитәкчесе итеп Иван Федорович Федоров билгеләнә.

1969-1980 елларда мәктәп директоры булып Хәниф Мансур улы Шаһиев эшли. Бу елларда укытучылар коллективы укучыларның танып – белү активлыгын үстерү, аларга индивидуаль якын   килү, яшь буынны тормышка әзерләү бурычын куйдылар, алга куелган бурычны үтәү  профсоюз оешмасы һәм дирекция бердәм эш алып барган. Производство киңәшмәләрендә укыту-тәрбия  чараларының торышы тикшерелгән. Бу киңәшмәләрдә һәр укытучы  методик доклад ясаган. Бу елларда эшләгән Екатерина Никитина, Галия Газизова, Кафия Борһанова, Фәүзия Әхмәтгалиева барлык тырышлыкларын укучыларга ныклы белем бирүгә багышлаганнар.

Ул чорда куст-методик берләшмәнең эше аеруча актив оештырылган. Берләшмәгә Симет, Шыңар, Мәтәскә,  Казаклар, Төрек-Тәмте сигезеллык мәктәпләре кергән. Берләшмәнең төп бурычы алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсен пропагандалау була. Ачык дәресләр үткәрелә һәм аларга анализ ясала. Даими рәвештә мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшләренең торышы тикшерелә.

   Профсоюз оешмасы бу чорда укытучыларның ялларын күңелле үткәрү буенча да күп эшләр башкарган. Һәр укытучы колхозчылар арасында агитмасса эшләре алып барган, төрле тематик кичәләр, конференцияләр үткәрелгән. Бу эштә профсоюз оешмасы җитәкчесе Кафия Борһанова аеруча тырышлык күрсәтәУкытучылар коллективы укыту белән беррәттән культура-масса эшен дә тиешле югарылыкта алып бара. Еш кына колхозчылар алдында театр, концертлар белән чыгыш ясаганнар.

1980-1982 елларда, Шамил Зиннур улы Зиннуров җитәкчелек иткән вакытларда, мәктәп коллективы үзенең эшчәнлеге процессында укучыларыбызның аңлылык, оешканлык, иҗади инициативасы үсүенә, хезмәт сөючәнлек, дисциплиналылык, бердәмлек һәм иптәшлек, туган җиргә мәхәббәт хисләрен тәрбияләүгә нык игътибар бирә.

Мәктәп директоры Ш.З.Зиннуров инициативасы белән Максабашта һәм Югары Кибәхуҗа авылларында кичке мәктәп эшли башлаган. Г.З. Нуриева – кичке мәктәпкә укучыларны тарту буенча күп тырышлык куйган укытучыларның берсе.

1983-1995 елларда  мәктәп директоры булып  Габделбәр Миңнәхмәт улы Нургалиев эшли. Ул җитәкчелек иткән  чорда  мәктәптә халык мәгарифе алдында торган бурычларны хәл итүдә лаеклы өлеш кертелә. 1988 елда укыту-тәрбия өчен бөтен  мөмкинлекләре булган яңа мәктәп куллануга тапшырыла. Бу өлкәдә мәктәп директоры Г.М.Нургалиевның  өлеше бик зур була. Мәктәпнең матди базасы көннән-көн ныгый, һәр фән җиһазландырылган кабинетларда укытыла башлый.

1995-1996 елларда мәктәп директоры булып Ф.М.Миңнекаев эшли.

1996 елдан 2005 елга кадәр мәктәп белән Хөсәен Мөсәвәр улы Исмәгыйлов  җитәкчелек итә.

2005-2006 елда мәктәп директоры булып Әхәт Мөбәрәкҗан улы Дәүлиев билгеләнә.

2006 елның маеннан мәктәп директоры итеп Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең тарих укытучысы Гөлшат Габдерәүф кызы Миңнекаева билгеләнә. Мәктәптә  эшли башлау белән үк зур күләмдә ремонт үткәрелә, ярдәмче хуҗалык булдырыла. Хәзер биредә 22 укытучы һәм тәрбияче исәпләнә.

Соңгы кырык ел эчендә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбен 1142 укучы тәмамлый.