Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
| Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
| E-Mail: | Svkbk.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 ( 286 ) 287 288 289 290 >>
-
Туган көнең белән, укытучы! 07.09.2012

Хөрмәтле Гөлшат Гәптрәвефовна! Сезне юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан – зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Бөтен гомерегез, көчегез кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлылыгыгыз, ягымлылыгыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе коллективы.
-
Көзге мул уңыш 07.09.2012

Бүген мәктәбебез укучылары, укытучылар мәктәп яны бакчасында бәрәнге алуда эшлиләр. Алынган бәрәнге ел дәвамында укучыларга өстәмә туклану өчен тотылачак.
-
"Иң яхшы укытучы" 04.09.2012

Башлангыч сыйныф укытучысы Шогаепова Рания Рафиковна "Иң яхшы укытучы" грантына ия булды.
-
Урок Универсиады 03.09.2012

В нашей школе 1 сентября во всех классах прошли уроки Универсиады.
-
Белем бәйрәме 01.09.2012

Бүген мәктәбебездә БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ үтте. Бәйрәмгә әти-әниләр, балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз, авылдан кунаклар килгән иде. Бәйрәм бик күңелле узды. Беренче сыйныфлар өчен тәүге мәртәбә кыңгырау шалтырады.
-
Яңа мәдәният йорты 01.09.2012

Авылыбызда буген яңа мәдәният йорты ачылды. Бу бәйрәмдә безнең мәктәп укучылары да теләп катнашты. Бәйрәм ачылышына Татарстан Республикасы премьер-министры Халиков Илдар Шафкатович, районыбыз башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович та килгэн иде.
-
"Лучший учитель в области ИКТ" грантына ия булды 01.09.2012

Безнең мәктәпнең информатика укытучысы Замалутдинова Айгөл Рауфовна "Лучший учитель в области ИКТ" грантына ия булды
-
Аттестатлар тапшыру 29.06.2012

9, 11 сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырылды. 9 сыйныфны 18 укучы тәмамласа, 11 сыйныфны бары тик бер генә укучы - Сунгатуллина Алия тәмамлады. Алия бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырды.
-
"Каенкай " лагеры эшчәнлегенә нәтиҗә 23.06.2012

Бүген лагерьның 1 сменасының соңгы көне дә килеп җитте. Лагерь вакытында программа нигезендә укучыларның сәламәтлеген ныгыту өчен иртәнге гимнастика, төрле спорт уеннары, дөрес туклану оештырылды.
-
Лагерьда сабантуй 22.06.2012

Лагерьда күңелле уеннар гына уйнап калмадык, ә чып-чын Сабантуй да үткәрдек. Йөгереш , кашыкка йомырка түгел , ә мандарин салып йөгерү , капчык киеп йөгерү , баудан бүләк кисү, чүлмәк вату, һ.б. бик күп матур уеннар уйнадык. Җиңүчеләргә бүләкләр дә мулдан булды .














