Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
| Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
| E-Mail: | Svkbk.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
Милек җыю 14.06.2013

Мәктәбебез укытучылары, укучылар белән берлектә милек җыю өмәсендә катнаштылар.
-
Бишенче хезмәт чиреге 14.06.2013

Укулар тәмамлануга бишенче хезмәт чиреге башланып китте. Мәктәп яны тәҗрибә участогы гөрләп тора, укучылар чәчәкләр утырталар, яшелчәләргә су сибәләр. Безнең мәктәпнең чәчәк түтәлләре дә гадәти түгел быел, һәр сыйныф үзенчәлекле итеп, төрле формаларда утырттылар. Кыскасы, көз күрербез инде...
-
"Каенкай" лагерыннан яңалыклар 14.06.2013

Бүген лагерьда "Иң яхшы балыкчы" конкурсы үткәрелде. Иң беренче булып балыкны Давлетшин Фаил тотты һәм җиңүче дә булып танылды.
-
Дәүләт йомгаклау аттестациясе 13.06.2013

9 сыйныф укучылары математика, рус теле, җәмыять белеме, биологиядән сынау үттеләр инде. Математика , җәмгыять белеме нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларыбыз сынатмадылар. Җәмгыять белеменнән Миннекаева Алия, Саетгараева Гөлияләр икеседә 92 шәр балл җыеп 5 ле билгесенә тапшырдылар. Математикадан шулай ук 100 % сыйфат. Укучыларның татар теленнән имтихан тотасылары калды.
-
Лагерь 10.06.2013

Мәктәбебез укучылары мәктәп яны лагерында күңелле генә ял итәләр. "Каенкай " мәктәп яны лагерында барлыгы 25 укучы ял итә.
-
Математикадан ГИА 29.05.2013

Кичә 9 нчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар башланып китте. Беренче булып алар, математика фәненнән имтихан тоттылар. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Рус теленнән БДИ 27.05.2013

11 нче сыйныфлар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары башланып китте. Алар бүген рус теле фәненнән имтихан тапшыралар.Укучылар, уңышлар сезгә!
-
Соңгы кыңгырау 2013 26.05.2013

25 - май көнне мәктәбебездә 11 сыйныф укучылары өчен (ә алар 5 кыз бездә) соңгы кыңгырау бәйрәме булып үтте. Бәйрәмебезгә кунаклар да килде: Фән һәм мәгариф министрлыгыннан Гайсаров Илсур Галиевич, район мәгариф бүлеге начальнигы Гарипов Рөстәм Хамитович, Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Махмутов Фәрит Равилевич, "Тукаш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Давлетшин Марат Тимерханович, "Чулпан" бүлекчәсе җитәкчесе Исмагилов Ралиф Хөсәенович, Теләче мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Туктамышева Әнисә Хамитовна һәм әлбәттә чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче укытучылары, әти-әниләре.
-
"Сэламэтлеккэ юл" 22.05.2013

Узган атнада "Батыр" спорт комплексында "Путь к успеху" программасы кысаларында, укучылар арасында спорт ярышлары булып узды.Бу чарада безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. 1 нче сыйныф укучысы Мубаракзянов Илдар 3 урынны алып кайтты.Аны котлыйбыз, укуында зур унышлар телибез.
-
Онлайн тестирование 16.05.2013

Десятиклассники участвовали в интернет тестировании по русскому языку, завтра состоится интернет тестирование по математике.














