Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
E-Mail: | vkibiakozi@mail.ru,Svkbk.Tuli@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 69 (66 учащихся, 3 воспитанника) |
У нас учат: | 31 педагог (29 учителей, 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
День рождение Пионерии/Пионериянең туган көне 21.05.2015
19 май көнне район балалар иҗат үзәгендә Пионериянең туган көненә багышланган варислар слеты үтте.Матур аланда узган бу бәйрәмгә һәр мәктәптән актив укучылар җыйналды.Бәйрәмдә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 8 класс укучылары Мубаракзянова Ф.,Нурисламова М.,эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды,алдынгылар бүләкләнде.Укучыларыбыз уку елы дәвамында район һәм республикакүләм иҗади бәйгеләрдә актив катнашып,матур нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен грамоталар белән бүләкләнде.Аларны чын күңелдән котлыйбыз,алга таба да уңышлар телибез!
19 мая в районном центре детского творчества было организовано празднование дня рождения пионерии. Ученики 8 класса Верхнекибякозинской средней школыМубаракзянова Ф, Нурисламова М, под руководством Гинатуллиной Г.Н., активно участвовали в 15 –ом слете, посвященном 93 – летию со дня рождения пионерии.
-
Р.Н.Миннеханов белән очрашу \Встреча с Р.Н. Миннихановым 20.05.2015
19 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары Казандагы Универсиада авылында, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миннеханов белән очрашып кайттылар. Бу очрашу Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларына йомгак ясап, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уңаеннан үткәрелгән иде. Безнең мәктәпнең 11 класс укучысы Порфирьева Анюта республикакүләм олимпиадада татар теленнән призер, 8 класс укучысы Исламов Фаил олимпиаданың муниципаль турында биологиядән җиңүче булган иде. Бу укучылар котлау тантанасында катнаштылар.
19 мая ученики Верхнекибякозинской средней школы участовали в торжественном чествование победителей и призеров заключительного всероссийской олимпиады и победителей республиканской олимпиады школьников в 2015 году, с участием временно исполняющего обязанности Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова. Торжество прошло в государственной академии физической культуры, спорта и туризма. Из нашей школы в торжестве участвовали ученица 11 класса Порфирьева Анюта и ученик 8 класса Исламов Фаил.
-
Рәниф Шәрипов исемендәге районара шигырь укучылар бәйгесе/ Межрайонный конкурс стихов и поэм имени Ранифа Шарипова 19.05.2015
15 май көнне Кукмара районының Березняк урта мәктәбендә Рәниф Шәрипов исемендәге районара шигырь һәм поэмалар уку бәйгесе булып узды. Бу конкурста Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Хәсәншина З.И. ( җитәкчесе Шогаепова Р.Р.) үзенең “Саклыйк, яклыйк!” шигыре белән катнашып кайтты.
15 мая в Березняковской школе Кукморского муниципального района проводился Межрайонный конкурс стихов и поэм имени Ранифа Шарипова. В этом конкурсе приняла участие ученица 2 класса Хасаншина З.И. (руководитель Шугаепова Р.Р.) из Верхнекибякозинской средней общеобразовательной школы со своим стихотворением «Саклыйк, яклыйк!», была награждена свидетельством.
-
Имтихан тапшырдылар/ Сдали экзамен 18.05.2015
Бүген, 18 нче май көнне, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары татар теленнән йомгаклау аттестация эше эшләделәр. Алар бирелгән ике варианттан берсен сайлап алып сочинения элементлары белән изложения яздылар. Аларга эшләрен уңышлы башкарып чыгуларын теләп калабыз.
Сегодня, 18 мая, в Верхнекибякозинской средней общеобразовательной школе учащиеся 11 класса сделали итоговую аттестационную работу по татарскому языку.Желаем удачи!
-
Тимурчылык/ Тимуровство 16.05.2015
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе тимурчылары һәр атна саен сугыш һәм тыл ветераннарына йорт эшләрендә булышып торалар. Укучыларыбыз “Көн дә игелек кыл!” девизы астында көндә яхшылык эшләүне үзләренең максатлары итеп өлкәннәргә шатлык өләшәләр. 15 май көнне 8 класс укучылары Оркыя әбигә шефлык иттеләр. Йорт тирәсен тырмаладылар, су китерделәр, утын ярып ташыдылар. Оркыя әби укучылар эшеннән канәгать калды.
15 мая ученики 8 класса Верхнекибякозинской средней школы помагали ветеранам тыла. Они помогают им в весенних работах. Ветераны очень довольны ими. Это работа ведется систематически .
-
Озеленение школьного участка/ Мәктәп янын яшелләндерү 15.05.2015
Бүген, 15 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә укучылар мәктәп янына чәчәкләр утырту белән мәшгуль булдылар. Алар үзләренә бүлеп бирелгән террирторияләргә төрледән- төрле чәчәкләр утырттылар. Һәрбер сыйныф үзенчәлекле түтәлләр ясарга тырышты, чөнки иң матур чәчәк түтәленә конкурс игълан ителгән иде.
Сегодня, 15 мая, учащиеся Верхнекибякозинской средней школы посадили цветы на своих участках. К этому они готовились уже в марте, подготовили рассады цветов. У каждого класса свои фантазии. В школе объявлен конкурс на “Самый красивый цветник”. Победители будут награждены ценными подарками.
-
Арадаш аттестация эшләре/ Промежуточная аттестация 14.05.2015
Бу көннәрдә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә укучылар төрле фәннәрдән арадаш аттестация эшлиләр. 11 май көнне 11 сыйныфта рус теленнән, тормыш иминлеге нигезләре фәненнән арадаш аттестация үттеләр. 14 май көнне 7 сыйныфта татар теленнән, 2 сыйныфта- матеатикадан, 3 сыйныфта - рус теленнән тикшерү эшләре үтте. .Арадаш аттестация ай буе дәвам итә.
В Верхнекибякозинской средней общеобразовательной школе по всем предметам проходят промежуточные аттестации. 11 мая в 11 классе прошли аттестацию по русскому языку, 14 мая в 7 классе- по татрскому языку, во 2 ом классе- по математике, в 3 кл- по русскому языку. Проме
-
Семинарда катнаштылар/Участвовали в семинаре 13.05.2015
12-13 май көннәрендә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең рус теле укытучысы Галимова С.М., математика укытучысы Замалутдинова А.Р., татар теле укытучысы Афзалова Г.Җ., җәмгыять белеме укытучысы Хасаншина З.Р. Казан шәһәрендә үткәрелгән “ Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләренә туры китереп заманча дәресне проектлау” семинарында катнаштылар. Семинар ахырында укытучыларга сертификатлар тапшырылды.
12 и 13 мая учителя Верхнекибякозинской средней школы Галимова С.М., Замалутдинова А.Р., Хасаншина З.Р., Афзалова Г.Ж приняли участие в обучающем семинаре для учителей-предметников, внедряющих Федеральный государственный образовательный стандарт в 5 классах с 1 сентября 2015 года «Проектирование современного урока в соответствии с требованиями федерального государственного образовательного стандарта». В конце семинара учителям вручили сертификаты о прохождении обучения.
-
Тест эшенә әзерлек/ Подготовка к тестированию 11.05.2015
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары 12нче майда татар теленнән узачак Бердәм дәүләт тестына әзерләнәләр. Укучылар изложение, сочинение язу үзенчәлекләрен, татар теле грамматикасын кабат исләренә төшерәләр, бланк тутыруны кабатлыйлар. Укучыларга 12 майда узачак имтиханда уңышлар телибез.
В Верхнекибякозинской средней общеобразовательной школе учащиеся 9 класса готовятся к Единому государственному тестированию по татарскому языку, который пройдет 12 мая. Ученики повторяют свойства написания изложения, сочинения, грамматику татарского языка и заполнение бланка тестирования. Желаем учащимся успехом в тестировании.
-
Филиал яңалыклары/ Новости филиала 11.05.2015
Наступил долгожданный праздник День Победы. Мы, учащиеся Максабашской начальной школы, тщательно готовились к празднованию 70-летия Великой Победы: посадили цветы на горшки, сделали альбомы о героях-земляках и готовили концерт для тружеников тыла . Поздравляем всех с праздником Великой Победы!
Күптән көтеп алынган 9-май-Җиңү бәйрәмен Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары зур әзерлек белән каршы алдылар. Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чәчәкләр утырттылар, сугышта катнашкан батыр авылдашларыбызга багышлап альбомнар төзеделәр һәм авыл Мәдәният йортында концерт куйдылар. Барыгызны да Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәбез!