Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
E-Mail: | vkibiakozi@mail.ru,Svkbk.Tuli@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 69 (66 учащихся, 3 воспитанника) |
У нас учат: | 31 педагог (29 учителей, 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Конкурс "A magic trip to English land"
27.11.2019
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә тарих һәм инглиз теле атналыгы бара. Атналык кысаларында 27 ноябрь көнне инглиз теле укытучысы Хабибуллина Л.И. "A magic trip to English land" конкурсы үткәрде. Укучылар командаларга бүленеп белем ярышында көч сынаштылар. Команда капитаннары Нигматзянова Р. һәм Рахматуллина Д. үзләренең белемле булуларын күрсәттеләр.
В Малокибякозинской основной школе проходит Неделя истории и английского языка. В рамках Недели 27 ноября учитель английского языка Хабибуллина Л.И. проводила конкурс "A magic trip to English land". В конкурсе состязались две команды. Особо отличились капитаны команд Нигматзянова Р. и Рахматуллина Д.
-
Яшь бадминтончыларның уңышлары /Успехи юных бадминтонистов
26.11.2019
26 ноябрь көнне «Батыр» спорткомплексында 2005 нче елгы һәм кечерәк укучылар арасында бадминтон буенча ТАССРның 100 еллыгына багышланган Теләче муниципаль районы беренчелегенә ярыш үткәрелде. Ярышта безнен мәктәпнең бадминтон түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар чыгыш ясады. Уен нәтиҗәләре буенча 4 нче сыйныф укучылары Мингазова Адилә, Давлетшин Фидәил, 7 нче сыйныф укучысы Мингазов Альмир, 8 нче сыйныф укучысы Котдусова Алмазия 2 нче урынга лаек булдылар һәм грамота, медаль белән бүләкләнделәр. Гомуми нәтиҗә буенча безнең мәктәп укучылары 2 урынны яулады. Аларны уңышлары белән котлыйбыз! (Тренерлары – өстәмә белем бирү педагогы Ә.Т.Назмутдинов)
26 ноября в спорткомплексе “Батыр” МБУ ДО ДООЦ провела Первенство Тюлячинского муниципального района по бадминтону среди учащихся 2005 и моложе, посвященного 100-летию ТАССР. В соревновании приняли участие юные бадминтонисты из нашей школы: Мингазова А., Давлетшин Ф. (4 класс), Мингазов А. (7 класс), Котдусова А. (8 класс) заняли вторые места и были награждены грамотой и медалью. В командном зачете наша команда заняла 2 место. Поздравляем их! (Тренер-Назмутдинов А.Т.)
-
День матери/Әниләр көне
25.11.2019
22-25 ноябрь көннэрендә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә әниләр көне уңаеннан чаралар үткәрелде. 5-8 сыйныфларда "Әнием-күз нурым" , 9-11 сыйныфларда "Рәхмәт әниләргә!" дип исемләнгән бәйрәм кичәләре булып узды. Бүген, 25 ноябрь көнне мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары һәм башлангыч сыйныф укучыларының әниләре өчен "Бәйрәм белән әнием" кичәсе үткәрелде. Барлык чараларда да балалар һәм әниләр актив катнаштылар.
В Верхнекибякозинской СОШ с 22 по 25 ноября проведены мероприятия, посвященные ко Дню матери. В 5-8 классах, в 9-11 классах мероприятия прошли под названием "Спасибо мамам". 25 ноября в дошкольной группе школы и в начальных классах в мероприятии "С праздником мама" активно участвовали воспитанники и учащиеся и их родители.
-
Тату сыйныф серләре/Секреты дружного класса
23.11.2019
22 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбенең актлар залында әти-әниләр комитетының “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең муниципаль туры уды. Безнең мәктәпнең данын 6 сыйныф ата-аналары комитеты яклады һәм "Артистлык" номинациясендә җиңү яуладылар. Мәктәп администрациясе конкурста катнашучы ата-аналарга үзенең рәхмәтләрен җиткерә һәм киләчәктә уңышлар тели.
22 ноября состоялся муниципальный тур республиканского конкурса родительских комитетов "Секреты дружного класса". Нашу школу на конкурсе представил родительский комитет 6 класса и одержал победу в номинации "Артистизм". Администрация школы выражает благодарность всем участникам конкурса и желает им дальнейших успехов!
-
Пожар куркынычсызлыгы буенча рәсем конкурсы/Конкурс рисунков по пожарной безопасности
22.11.2019
Район күләмендә "Янгынга каршы иң яхшы рәсем һәм аппликацияләр" дип исемләнгән конкурс булып узды. Бу конкурста безнең Югары Кибэхужа балалар бакчасына йөрүче балалар да бик теләп катнаштылар. Конкурсның нәтиҗәләре буенча балаларыбыз 1 нче урын яулады. Без алаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алда иҗади уңышлар телибез!
Прошел районный конкурс среди детей дошкольного возраста на «Лучший рисунок или аппликацию на противопожарную тематику». Воспитанники Верхнекибякозинского детского сада приняли активное участие в этом конкурсе. По итогам этого конкурса наши воспитанники заняли 1 место. Мы от всего сердца поздравляем наших детей с достижениями и желаем дальнейших творческих успехов!
-
Дәрестән тыш мәктәп /Школа после уроков
21.11.2019
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә дәресләрдән соң барлык балаларга да өстәмә белем алу мөмкинлеге булдырылган. 20 ноябрь көнне мәктәпкә “Гаилә һәм мәктәп” педагогик басмасы журналисты Низамова Л.Ф. килеп китте. Ул мәктәптә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты. Өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. репортерны укучыларның кул эшләре, өстәмә белем алу нәтиҗәләре белән таныштырды.
В Малокибякозинской основной школе после уроков все учащиеся заняты дополнительным образованием. 20 ноября в школе побывала журналист из периодического педагогического издания «Гаилә һәм мәктәп» Низамова Л.Ф. Она изучила деятельность кружков «Стиль и мода», «Мир шитья». Педагог дополнительного образования Шаипова Р.И. наглядно демонстрировала работы кружковцев, ознакомила репортера с результатами деятельности.
-
Җиңүнең 75 еллыгына багышланган интеллектуаль уен/Интеллектуально-познавательная игра знатоков истории «ЧТО? ГДЕ? КОГДА?», посвященная 75 -летию Великой Победы
20.11.2019
19 нчы ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган интеллектуаль уенның муниципаль туры үтте. Интеллектуаль уенда Теләче муниципаль районы мәктәпләреннән 19 команда катнашты. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе командасы составында 8,9,10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар сертификат белән бүләкләнделәр.
19 ноября на базе Тюлячинской средней школы проведена Интеллектуально –познавательная игра знатоков истории «ЧТО? ГДЕ? КОГДА?», посвященная 75 -летию Великой Победы. В муниципальном этапе интеллектуально – познавательной игры знатоков истории среди школьников по программе « ЧТО? ГДЕ? КОГДА?» приняли участие 19 команд школ Тюлячинского муниципального района. Верхнекибякозинская СОШ также приняла участие в игре среди учащихся старшего звена и достойно представила нашу команду.
-
Сыйныф сәгате “Куркынычсызлык иленә сәяхәт “
18.11.2019
18 ноябрь көнне 2, 4 сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, искә төшерү максатыннан “Куркынычсызлык иленә сәяхәт “ темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча бирелгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Үзләре өчен бик күп кызыклы материал тупладылар.
-
Татарча көрәш буенча район беренчелеге/ Первенство района по национальной борьбе
16.11.2019
16 ноябрь көнне «Батыр» спорт комплексында милли көрәш буенча спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер малайлар арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге булып үтте. Икенче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 11 команда,123 көрәшче катнашты. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучысы Мухаметзянов Рафик 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
16 ноября в спорткомплексе «Батыр» прошло первенство района по национальной борьбе среди юношей 2002 года рождения и моложе на приз мастера спорта Расиха Ахметовича Габдрахманова. В соревнованиях приняли участие 11 команд,123 борца. Команда Верхнекибякозинской СОШ успешно выступила на этих соревнованиях и Мухаметзянов Рафик занял третье место. Поздравляем!
-
Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит/Сообщи, где торгуют смертью
15.11.2019
Бүген Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе һәм аның филиалы “Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе”ндә районның балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторы Шалахметов Р.Н., район мәгариф бүлегеннән педагог-психолог Хазипова С.Н., “ФОРПОСТ” үзәге директоры Сәйфетдинов Р.Р. укучылар белән”Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга тема буенча презентация һәм видеоролик күрсәтелде.
Сегодня в Верхнекибякозинской средней общеобразовательной школе и в филиале “Малокибякозинская основная школа” инспектор по делам несовершеннолетних Шалахметов Р. Н., педагог-психолог районного отдела образования Хазипова С. Н., директор центра “ФОРПОСТ” Сайфутдинов Р.Р. провели беседу с учащимися по теме “Сообщи, где торгуют смертью” . В ходе встречи показаны презентация и видеоролик по теме.