Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422091, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 2А |
Телефон: | 89050218238 |
E-Mail: | zyri.sad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Старозюринский детский сад |
Руководитель: | Нигъматуллина Лейсан Илгизаровна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 4 |
Новости Старозюринсого детского сада
Сак булыгыз -елгада боз юка !
Опубликовано: 23.11.2020Ел да көзге-кышкы чорда Татарстанда елгаларда уннарча кеше һәлак була, шул исәптән балалар да. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә килеп чыга бу.
Нык салкыннар башланганчы, бигрәк тә ноябрьдә, елга өстенә каткан боз тотрыксыз була. Кичке һәм төнге салкыннан ныгып киткән боз көндез авырлыкны күтәреп тора алмый. Чөнки көндез көннең җылынып китүе белән боз үзенең ныклыгын югалта.
Караңгы вакытта һәм томанлы көнне боз өстенә чыгарга ярамый. Боз аша махсус җайланмалар белән чыгарга кирәк. Боз ныклыгын аяк белән тибеп карарга ярамый. Әгәр дә чаңгы таягы белән бозны тишсәгез һәм аннан су чыкса, димәк боз юка дигән сүз. Мондый вакытта киредән кергән эзеңнән аякны боздан алмыйча гына, адымнарны җилкә киңлегендә итеп, шуа-шуа яр буена чыгарга кирәк. Боз ярылып китсә дә, шулай эшләргә кирәк.
Сулыклар аша төркем-төркем булып чыкканда бер-береңнән 5–6 метр ара калдырып чыгарга киңәш ителә.
К списку новостей