Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422091, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 2А |
Телефон: | 89050218238 |
E-Mail: | zyri.sad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Старозюринский детский сад |
Руководитель: | Нигъматуллина Лейсан Илгизаровна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 4 |
Новости Старозюринсого детского сада
Әниләр бәйрәме!
Опубликовано: 28.11.2017Әни җирдә иң газиз,якын кеше.Чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тирбәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңеленә сендергән... Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?! Әниләр бәхетле булсын өчен баланың да бәхетле булуы кирәк. Без әниләрне рәнҗетмичә,аларга кайгы-хәсрәт китермичә яшәргә өйрәнергә тиеш. Безнең балалар бакчасында да Әниләргә багышланган матур кичә булып узды. Балалар әниләрен матур җыр-шигырьләр белән котладылар, театральләшкән "7 кәҗә бәтие " әкиятен куеп сөендерделәр.
Нигә бүген бөтен җирдә Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый, Беләбез һәммәбез дә.
Бүген - әниләр көне, Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең көненә Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген Җирдә барлык балалар.
Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек Балкы күңел күгемдә!
К списку новостей