Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422091, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 2А |
Телефон: | 89050218238 |
E-Mail: | zyri.sad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Старозюринский детский сад |
Руководитель: | Нигъматуллина Лейсан Илгизаровна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 4 |
Новости Старозюринсого детского сада
Сәламәт яшәү рәвеше!
Опубликовано: 06.07.2017Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сәламәтлек нигезе салына. Организм функцияләренең үсеше, камиллеге, тышкы йогынтыларга чыдамлыгы, хәрәкәт активлыгы, төз гәүдә формалаша; беренчел гигиена күнекмәләре, үз-үзеңә хезмәт итү, ягъни мөстәкыйльлек формалаша; тирә-як мохиттә үзеңне дөрес тотарга, сакчыл карашта булырга һәм табигатьне, гомумиләштереп әйткәндә дөньяны, матурлыкны тоеп яратырга өйрәнәләр.
Педагогик коллективның төп бурычы – бар яктан да гармонияле, сәламәт шәхес тәрбияләү. Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм суларның пычрануы, табигый байлыкларның кимү кешелек җәмгыять алдына зур бурычлар куя.
Экологик-сәламәтләндерү эшен системалы рәвештә балалар, бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр белән берлектә алып барырга кирәк. Физик һәм рухи яктан сәламәт булу – һәркемнең үз кулында. Балаларны тәрбияләгәндә, без үзебез дә сәламәт булырга омтылырга телибез. Димәк, спорт белән шөгыльләнергә, урманга, кырларга, болыннарга күбрәк чыгарга, су коенырга, сулыш күнегүләрен ясарга, дөрес тукланырга, кешеләр белән һәрчак уңай мөнәсәбәттә булырга кирәк.
К списку новостей