Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422091, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 2А |
Телефон: | 89050218238 |
E-Mail: | zyri.sad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Старозюринский детский сад |
Руководитель: | Нигъматуллина Лейсан Илгизаровна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 4 |
Новости Старозюринсого детского сада
Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел!
Опубликовано: 06.04.2017Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен,
Иң кирәкле, затлы тел.
Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел,
Атаң-анаң, әби-бабаң
Сине сөя торган тел.
Ике теллелеккә өйрәтүдә иң мөһим шартларның берсе-төркемнәрдә үстерешле тел мөхите булдыру.Без бакчада үстерешле тел мөхитен туплау өчен төзелгән картотека нигезендә татар һәм рус халкының гореф гадәтләрен,традицияләрен чагылдыручы сүрәтләр,киенү-бизәнү әйберләре,йола-бәйрәмнәре,татар һәм рус халык әкиятләре һәм әкият геройлары уенчыкларын,китапларны тупладык.Туган телне камилләштереп,икетеллелеккә өйрәтү-баланың киләчәк тормышына нигез салу.Бу балалар бакчасыннан ук башлана.Рус теленә өйрәтү булгач рус мохите хөкем сөрергә тиеш дигән фикер белән без “Рус теле” кабинеты булдырдык.Биредә рус халык киемнәрен,уенчыкларын,бизәкләрен,матур әдәбият,мультимедиа чараларын һ.б материалларны туплап ,рус теле эшчәнлеген уздыру өчен шартлар тудырдык. Балаларны рус теленә өйрәтү барышында төрле алым һәм методларны куллану кирәк. Алымнар чагыштырмача төрлерәк булган саен рус теленә өйрәтү җиңелрәк бара. Кызыклы әйбер бала күңелендә тизрәк истә кала. Балаларны бәйләнешле рус сөйләмен тыңларга, аңларга өйрәткәндә дисклар, касеталардан әкиятләр, шигырьләр, җырлар тыңларга була. Чиста рус сөйләмен ишетү аларның диксиясен дөресләргә ярдәм итә.
К списку новостей