Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422091, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 2А |
Телефон: | 89050218238 |
E-Mail: | zyri.sad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Старозюринский детский сад |
Руководитель: | Нигъматуллина Лейсан Илгизаровна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 4 |
Новости Старозюринсого детского сада
Гаилә бәйрәме/ Семейный праздник
Опубликовано: 12.03.2016Бала – гаиләнең көзгесе. Һәркемгә үз гаиләсе кадерле. Анда сине ничек бар – шулай яраталар,кабул итәләр. Иң беренче булып яхшылык һәм явызлык , рухи һәм әхлакый кыйммәтләр турындагы төшенчәләрне һәр кеше нәкъ менә гаиләдә ала. ” Гаилә бәхете- ил бәхете “, ди халык. Әти- әни гаиләнең тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Тотка купмасын , көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап , рәнҗетмичә , хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Һәр гаилә –үзе бер дәүләт. Ныклы гаилә-ныклы дәүләт нигезе. Әйе, Һәр кешегә, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп , ял да итә белергә кирәк. Бездә бүген шушы максаттан бакчабызда “Безнең гаилә – тату гаилә” , дип аталган гаилә бәйрәмен уздырдык. Тату гаиләләрдә генә тырыш, күркәм, зыялы, талантлы, акыллы ,тәүфыйклы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатларга ия булган гаиләләр безнең гаилә бәйрәме конкурысында безнең бакчабызда кунакта. Бу гаиләләребез үзләренең осталыклрын җырлап –биеп , төрле –төрле сорауларга искиткеч үзенчәлекле итеп җавап биреп , матур шигырләре аша күрсәттеләр.Алар безгә тагын бер кат уңган-булган ,тырыш,талантлы гаиләләр икәнлекләрен исбатладылар. Бу бәйрәмебез аеруча күңелле һәм искиткеч зәвык белән үрелеп барылды. Бәйрәмебез ахырында җюри әгъзасы конкурысыбызда катнашкан гаиләләребезне төрле номинацияләргә бүлеп нәтиҗә ясады. Менә алар:
Иң күркәм гаилә-Иргалиевлар гаиләсе
Иң тырыш гаилә-Вахитовлар гаиләсе
Иң зыялы гаилә-Сафиннар гаиләсе
Иң талантлы гаилә-Хабибуллиннар гаиләсе
Бу гаилә номинациясендә җиңүче гаиләләргә дипломнар тапшырылды. Без аларны шушы җиңүләре белән кайнар котлыйбыз. Алга таба һәр гаиләләребезгә саулык саләмәтлек, тигезлек , тынычлык, балаларыбызның игелеген күреп яшәүләрен теләп калабыз .
К списку новостей