Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Шадкинский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422096,Республика Татарстан,Тюлячинский район, с. Шадки, ул.Ленина. д.2а |
Телефон: | +7(843)-605-37-40 |
E-Mail: | 4053000003@edu.tatar.ru,Mbdu.shadki@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - Шадкинский детский |
Руководитель: | Шайхиева Гульнира Минлехановна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 10 |
У нас учат: | 2 |
Новости Шадкинского дет сада
"Әбекәй-алтыным, минем иң якыным"
Опубликовано: 02.10.2013Әй сез, татар әбиләре,
Нур сибә йөзләрегез.
Шуңа күрә дә яз сыман
Сезнең чал йөзләрегез.
Чәчләргә ак карлар яусалар да ,
Язлар яши сезнең күңелдә.
Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап,
Сокланырлык тормыш төзергә.
Кичәбезне "Әбекәй - алтыным, минем иң якыным" дип атадык. Кадерлеләрдән-кадерлерәк, сөйкемлеләрдән-сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы әбиләребезгә балалар үзләренең шигырьләрен, җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Шулай ук балалар һәм әбиләр кызыклы уеннарда катнаштылар. Әлбәттә, бәйрәм бүләксез булмый, нәниләр зур көч куеп әзерләгән бүләкләрен яраткан әбиләренә бүләк иттеләр.
Без әбиләребезгә исәнлек-саулык, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп, муллыкта яшәүләрен теләп калабыз.
Фоторепортаж:
“Әбекәй – алтыным, минем иң якыным”