Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Шадкинский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422096,Республика Татарстан,Тюлячинский район, с. Шадки, ул.Ленина. д.2а |
Телефон: | +7(843)-605-37-40 |
E-Mail: | 4053000003@edu.tatar.ru,Mbdu.shadki@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - Шадкинский детский |
Руководитель: | Шайхиева Гульнира Минлехановна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 10 |
У нас учат: | 2 |
Новости Шадкинского дет сада
Элетрон хезмәтләр порталы ярдәмгә килә
Опубликовано: 10.07.2016Кайвакыт социаль яклау бүлегендә бер документ белән әллә ничә сәгать чиратта торырга туры килә. Ләкин хәзер бу проблеманы өйдән чыкмыйча гына да хәл итеп була. Биредә электрон хезмәтләр порталы ярдәмгә килә.
- Соңгы елларда халыкка сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтүгә аерым игътибар бирелә, шуның бернең –документларны электрон форматта тапшыру, ягъни теге яки бу пособие алыр өчен кирәкле документларны интернет аша җибәрергә кирәк. Әлбәттә, башка өлкәләрдәге кебек, монысында да, электрон хезмәтләрне uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырырга мөмкин.
1 июльдән Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы электрон рәвештә кулланырга мөмкин булган яңа төр субсидияләрне кертә. Мисал өчен, июль аеннан башлап, балалар бакчаларында балаларны карау өчен ата-аналар тарафыннан түләнелгән акчаның бер өлеше компенсацияләнәчәк.
Бу яңалык республикада яшәүче 200 меңгә якын кешегә кагылачак.
Әлеге төр компенсацияне алу өчен түбәндәге пунктларны гына башкарырга кирәк:
1. uslugi.tatarstan.ru Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетыңны булдырырга;
2. gosuslugi.ru Россия дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны теркәп, үзең турында шәхси мәгълүматларны сакларга. Бу идентификация һәм аутентификация бердәм системасына (ЕСИА) теркәлү өчен кирәк;
3. Россия дәүләт хезмәтләре порталыннан кертелгән шәхси мәгълүматларның кабул ителүе турында смс-хәбәр көтәргә;
4. Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында бу төр компенсация алу өчен, өйдән чыкмыйча гына, гариза бирергә.
Хәзерге вакытта электрон гариза тапшыру механизмы гариза тутырудан кала, сканер аша компьютерга кертелгән документларның электрон вариантын беркетеп җибәрүне дә сорый. Социаль яклау бүлеге белгече электрон документларның кабул итүен раслаганнан соң гына гражданин документлар пакеты белән социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.
Уважаемые родители!
Для переоформления права на получение основной и дополнительной компенсации
за детские сады
Вы можете подать заявление электронно на
Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан uslugi.tatarstan.ru
К списку новостей