Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420093, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Сауш, ул. Сиразетдиновых, д.47 |
| Телефон: | +7(843)-605-20-04 |
| E-Mail: | Ssau.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ- Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Хасанова Альбина Мубаракзяновна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 16 учащихся, 4 воспитанников |
| У нас учат: | 10 учителей, 2 воспитателя |
Новости Саушской ООШ
Лагерьның 12 нче көне
Опубликовано: 14.06.201914 июнь көнне Сауш төп мәктәбенә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе профилактикалау бүлегенең Саба районы бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н. белән очрашу оештырылган иде. Лагерь тәрбиячеләре тарафыннан балаларга “Велосипед. Велосипедта йөрү кагыйдәләре”, “Юл билгеләрен беләсеңме?” дигән викторина уеннар, кроссвордлар чишү тәкъдим ителде. Балалар бик актив катнаштылар. Бирелгән сорауларга төгәл җаваплар яңгырады. Яңа белемнәр тупладылар. Велосипед җәй чорында рәхәт хәрәкәтләнү тарнспорты гына түгел, гомер өчен куркыныч тудыручы, юл йөрү кагыйдәләрен белүне таләп итүче транспорт икәнен аңладылар. Гүзәл Назиповна үз чиратында балаларга юлда йөрү кагыйдәрен искә төшерде, рөхсәт ителгән, тыелаган билгеләрне ассызыклап үтте һәм балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
К списку новостей















