Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420093, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Сауш, ул. Сиразетдиновых, д.47 |
| Телефон: | +7(843)-605-20-04 |
| E-Mail: | Ssau.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ- Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Хасанова Альбина Мубаракзяновна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 16 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 10 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
"Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе / Акция "Помоги своей школе!" 28.06.2016

"Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе дәвам итә. Мөмкинчелеге булган һәр кеше үзе укыган мәктәпкә иганәчелек ярдәме күрсәтә ала. "Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә дә балык белер" дигән бит картлар сүзе.
-
Мәктәп бакчасында эш бара 27.06.2016

Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе бакчасында укучылар җәйге практика үтәләр. Укытучы күрсәтмәләре буенча балалар помидорларны бутау, түтәлләрдән чүп утау, яшелчәләргә су сибү, түтәлләрне йомшарту эшләре белән шөгыльләнәләр. Бакчаны карап, тәрбияләп торган очракта гына көзен мул уңыш җыеп алырга була.
-
Инструктаж по безопасности на воде 26.06.2016

Идут долгожданные каникулы. Учащиеся с нетерпением их ждали, чтобы отдохнуть от долгого учебного года. Но летом тоже могут ожидать разного характера опасности. Поэтому задача педагогов и родителей – информирование детей о них. С этой целью в школе прошли мероприятия. Один из них классный час для отдыхающих в лагере и инструктажи с ними, по теме «Безопасность на водоемах». В ходе классных часов учащиеся ознакомились с различными видами опасностей в воде. Летом все дети любят купаться, но если не соблюдать правила безопасности это процедура может закончиться печально. Поэтому купание в несанкционированных местах запрещается, а в нашем районе таких мест нет. Именно это объяснили воспитатели на классных часах. А для родителей провели родительское собрание, провели инструктажи. Для тех, кто не участвовал в родительском собрании классные руководители вели индивидуальные беседы, ходили по домам.
-
Сабантуй 25.06.2016

Бүген "Балкыш" лагерена йөрүчеләр өчен тагын бер бәйрәм оештырылды. Ул - Сабантуй бәйрәме. Балалар төрле уеннарда катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмнән барысы да канәгать калды. Ахырда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бер укучы да бүләксез калмады.
-
Сау бул, мәктәп! 24.06.2016

Сауш төп мәктәбен 2016 нчы елда җиде укучы тәмамлады. Бүген алар кулларына аттестатлар алдылар.
Киләчәк тормышта укучыларның һәркайсына да уңышлар телибез, үзләре сайлап алган юлдан каршылыкларсыз үтәргә насыйп булсын. Ак юллар сезгә! -
Хезмәттәшебезнең туган көне. 23.06.2016

23 июнь көнне мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Бәдретдинова Әлфия Бариевнаның туган көне. Хезмәттәшебезне чын күңелдән туган көн бәйрәме белән тәбрик итәбез!
-
Хәтер һәм кайгы көне / День памяти и скорби 22.06.2016

1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан, Сауш төп мәктәбендә оештырылган “Балкыш” лагеренда 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде. Лагерьның әйдаманнары әзерләгән “Бөек еллар алдында баш иябез” дип исемләнгән чарада балалар авылдашларының Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләре, истәлекләр белән таныштылар, авыл үзәгендә урнашкан обелиск янына барып һәлак булган авылдашларны искә алдылар.
-
Бәхетле балачак 21.06.2016

Иртәдән кояш кыздыра, урамда эссе, бөркү һава. Рәхәтләнеп су коенасы килә. Мишә елгасында махсус су коену урыннары булмаганлыктан, коенырга рөхсәт юк. Һәр көнне Татарстан буенча кайсыдыр районнарда балаларның суга батып үлүләре турындагы хәбәрләр килеп тора.
Ял лагерена йөрүче балалар рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйныйлар, күләгәле урыннарда хәл җыялар, салкынча мәктәп бинасында рәсемнәр ясыйлар, төрле темаларга әңгәмә коралар. -
Җиләкле җәй 20.06.2016

Кызарып пешкән җиләкләр, тирә-юньгә таралган үлән исләре, өздереп сайраучы кошлар тавышы - болар барысы да җәйнең күңелле мизгелләре. Балаларның да иң яраткан ел фасыллары җәйдер, мөгаен. Бераз хәлне алган укулардан соң, укучылар рәхәтләнеп ял итә: җиләк җыя, су коена, балыкка йөри, табигатьнең матурлыгын күзәтә.
"Балкыш" лагерена йөрүче укучылар чишмә буена экскурсиягә сәяхәт кылып, тау битләрендәге кызарып пешкән, авызда эреп китүче җиләкләр җыеп кайттылар. Алар мәктәпкә кайтып җитүгә, яңгыры да килеп явып китте. -
Уеннар 17.06.2016

Бүген лагерьдагы көн төрле уеннар уйнап үтте. Шахмат, шашка, төрле хәрәкәтле уеннар уйналды. Көн балалар өчен бик кызыклы булды.















