Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420093, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Сауш, ул. Сиразетдиновых, д.47 |
| Телефон: | +7(843)-605-20-04 |
| E-Mail: | Ssau.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ- Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Хасанова Альбина Мубаракзяновна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 16 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 10 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Җәйге ял лагере үз эшен башлап җибәрде. 05.06.2017

5 июнь көнне Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе каршында оештырылган җәйге ял лагере үз эшен башлап җибәрде.
5 июня в Саушской ООШ начал свою работу летний лагерь. В этом году лагерь посещают 15 детей.
-
Рус теле фәненнән ОГЭ 30.05.2017

Бүген, ягъни 30 май көнне 9 нчы сыйныф укучылары рус теле предметы буенча имтихан тапшырдылар. Аларга алдагы имтиханнарында да уңышлар телибез!
-
Последний звонок / Соңгы кыңгырау 25.05.2017

25 мая в Саушской основной общеобразовательной школе прозвучал Последний звонок для 4 выпускников 9 класса.
25 май көнне Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә 9 сыйныфның 4 укучысы өчен мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырады.
-
Мәктәп бакчасында эш бара 24.05.2017

Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе бакчасында укучылар, укытучылар кәбестә, кишер, чөгендер, суган утырталар. Бакчаны карап, тәрбияләп торган очракта гына көзен мул уңыш җыеп алырга була.
-
19-май Пионер туган көн/19-май день Пионерия 19.05.2017

19 май – пионер туган көн. Ул 1922 елдан билгеләп үтелә.
19 мая- День пионерии. Официально этот праздник отмечался с 1922 года.
-
Мәктәп бакчасында язгы эшләр
13.05.2017
Яз җитү белән мәктәп яны участогында эш кайный башлый.Укучы балалар җирне эшкәртәләр, түтәлләр ясыйлар. Яшелчәләр, чәчәкләр утырталар. Җәй һәм көз көннәрендә безнең мәктәп бакчасы бик матур булыр дип ышанып калабыз..
-
Республикакүләм контроль эшләре башланды. 12.05.2017

12 май көнне Сауш төп мәктәбенең 6, 7 нче сыйныф укучылары рус теленнән, 8 нче сыйныф укучылары тарих фәненнән республикакүләм контроль эш эшләделәр. Булачак контроль эшләргә ныклап әзерләнергә кирәклеге әйтеп үтелде.
12 мая учащиеся 6, 7, 8 классов Саушской основной общеобразовательной школы выполнили республиканские контрольные работы по русскому языку и истории.
-
Бөек Җиңүнең 72 еллы 08.05.2017

Сауш төп мәктәбендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап күп кенә чаралар үткәрелде. Ел саен традициягә әйләнгән “Хәйрия” концерты, “Хәйрия” ярминкәсе, Бөек Җиңүнең 72 еллыган багышланган рәсем конкурсы, 8 май көнне обелиск каршында митинг үткәрелде. Барлыгы 79 кеше катнашты. Ел саен үткәрелә торган “Хәйрия” концертында укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, җырга- моңга гашыйк, төрле биюләрне үз иткән укучыларыбыз катнашында авыл клубы сәхнәсендә концерт – тамаша куелды. “Хәйрия” ярминкәсе оешытырлды. Анда укучыларыбыз үзләренең кул эшләрен тәкъдим иттеләр. “Хәйрия” концертыннан кергән керемгә ел да сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына митингтан соң чәй табыны оештырып, чәй эчертелә. Митинг елда үзенчәлекле үтә. Быел ул тыл һәм хезмәт ветераннарына, сугыш чоры балаларына багышлап үткәрелде (арабызда сугыш ветераннары калмады).
-
"Агач утырту көне". «День посадки леса» 06.05.2017

6 майда Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Агач утырту көне" акциясе уңаеннан мәктәп яны тәҗрибә участогында алмагач һәм карагай үсентеләре утыртылды. Бу эштә 7-8 нче класс укучылары актив катнашты.
6 мая в Саушской основной общеобразовательной школе состоялась традиционная акция «День посадки леса», в которой участвовали учащиеся 7-8 классов. В ходе мероприятия учащиеся на территории пришкольного участка высадили саженцы лиственнцы.
-
“Хәвефсез тәгәрмәч”. “Безопасное колесо” 04.05.2017

3 май көнне мәктәбебез укучылары ,5 нче сыйныфтан Зайнуллина Гөлшат , Хөсәенова Гөлназ, Мөхәммәтшин Фаиль , 4 нче сыйныфтан Корнеев Артур район күләмендә үткәрелгән “Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсында катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Аерым нәтиҗәләргә килгәндә, Хөсәенова Гәлназ “Фигуралы йөртү” буенча 3 урын, Мөхәммәтшин Фаиль “Юл йөрү кагыйдәләре» буенча 1 урын, “Беренче ярдәм күрсәтү” буенча команда 1 урын яулады.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Сауш төп мәктәбе командасы 2нче урынга лаек булды.
3 мая учащиеся нашей школы , с 5-го класса Зайнуллина Гульшат , Хусаинова Гульназ , Мухаметшин Фаиль , с 4 класса Корнеев Артур участвовали на конкурсе “Безопасное колесо”, проведенныый на уровне района и добились лучших результатов . Особые результаты показали Хусаинова Гульназ, на конкурсе “Фигурное вождение”, 3 место; Мухаметшин Фаиль “Правила дорожного движения» 1 место; на конкурсе “Оказание первой помощи”, 1 место заняла команда.
По общим итогам соревнований команда Саушской основной школы заняла 2 призовое место.















