• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества» Тюлячинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422080, РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Фатыха Хусни, д. 6А
Телефон: +7(843)-602-14-87
E-Mail: sdt_07@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУДО "ЦДТ" Тюлячинского района
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Баева Зиля Рафаилевна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 593
У нас учат: 23

Все новости ЦДТ

ТВБ туган кондэ сафлар тагы да тулыланды.

Опубликовано: 15.09.2014

Кемдер үзенең балачагын муенындагы кызыл галстугы белән хәтерли, ә кемгәдер пионер быргысы чакыруы бөтенләй таныш түгел. Кайчандыр шаулап-гөрләп яшәгән пионерия инде тарихта гына калды. Әмма яшь буын да бер  урында таптанып тормый.   Мәктәп  укучыларының күпчелеге үзләрен варислар дип атый, кемдер эзтабарлар отрядында  тора. Кыскасы, һәр бала ниндидер эш белән шөгыльләнергә, тормышын кызыклырак итәргә тырыша: эзләнә, таба, куллана.   

       Бүген 15 сентябрь көнне    - Татарстан  варислар  берлеге  туган көн кысаларында,  Олы  Мәтәскә  урта  мәктәбенең  5 нче  сыйныф укучылары  тантаналы рәвештә  Татарстан варислар берлеге сафына аяк бастылар.  Тантана  табигать  кочагына  экскурсиягә  чыккач  узды.  Экскурсия  вакытында укучылар   варис  шөгыльләре   белән    таныштылар:  учак  яктылар,  казан  асып  уха  пешерделәр,  санитар   кагыйдәләрен  искә  төшерделәр.  Бергә  җыелышып   утырганнан  соң  варисларың  галстугын  бәйләргә  өйрәнү  буенча  практика  үттеләр. Матур эшләр башкарырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә дип тантаналы төстә ант иткәннән соң, аларга педагог-оештыручы Равилэ Исмэгыйль кызы тарафыннан Республика флагы кебек өч төстән торган галстуклар тагылды.   Варислар  бәйрәме  төрле  кызыклы  уеннар,  җырлар  белән  дәвам  итте.      Варисларның “Без – данлы илнең яңа гражданнары! Бабаларыбыз васыятен үтәргә без һәрвакыт әзер!” – дигән сүзләрен ишеткәч, пионерия бетсә дә, матур гадәтләр әле онытылмаган, элеккеге  буын идеологиясе юкка чыкмаган икән, дип сөенеп куясың.

        Экскурсия  вакыты  төгәлләнгәндә   укучыларга  авылыбызның, районыбызның, илебезнең лаеклы шәхесләре булуларын теләп  күчтәнәчләр  таратылды. 

 

 



К списку новостей