Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение-Большенырсинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ.\Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе -Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 422094, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Большие Нырси, ул. Школьная, д. 5 |
Телефон: | +7(843)-605-31-26, +7 952 040-92-82 |
E-Mail: | roo_nirsi@mail.ru,Sbnrs.Tul@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ-Большенырсинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
Руководитель: | Чернов Петр Александрович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 43 |
У нас учат: | 20 |
Новостной блок
22 июнь -Хәтер һәм Кайгы көне / 22 июня –День памяти и скорби
Опубликовано: 22.06.20151941 елның 22 июнендә немец армиясе СССР территориясенә басып керде һәм Бөек Ватан сугышы башланды. Анда дистәләрчә миллион совет гражданы һәлак булды.
Ул вакытта тыныч тормышта яшәүче кешеләргә үз җирләрендә яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Сугыш чоры ул – кайгы һәм дан еллары. Шөкер, безнең халык ул еллардагы сынауларны лаеклы үтте. Җиңү-берни алыштыра алмаслык югалтулар, күп язмышлар бәясе белән яулап алынды. Олы Нырсы урта мәктәбендә 22 июнь- Хәтер һәм Кайгы көненә багышланган матәм митингы үтте. Анда укытучылар һәм укучылар Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган хәрбиләрне һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны хәтергә төшерделәр, олылап искә алдылар. “Авыр сугыш сынауларын узган кешеләр турында кайгырту – безнең бурычыбыз. Без Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең иреге өчен башын салган ватандашларыбыз истәлегенә лаеклы булырга тиешбез. Янәшәдә булган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә исә сәламәтлек һәм лаеклы картлык телибез”,- диделәр алар. Укучылар мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда булдылар, Бөек Ватан сугышына багышланган почмак белән таныштылар. “Безнең хәтердә...” дигән темага рәсем ясадылар.
Үлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан!
К списку новостей