Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Большенырсинский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422094, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Большие Нырсы, ул. Школьная, д. 10 |
Телефон: | +7(917)-222-19-44 |
E-Mail: | tatar-5@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ -Большенырсинский детский сад Тюлячинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Суниева Альфира Хадисовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 9 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Муса Җәлил каһарман- шагыйрь.
Опубликовано: 14.02.2023
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. 15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан бүген Олы Нырсы авылы китапханәчесе белән төркемнәребездә “Гомерем минем моңлы бер җыр” дип исемләнгән әдәби кичәдә үткәрдек. Әлеге чара балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.Шагыйрьнең балалар өчен язылган “Карак песи”, “Куян”, “Бакчачы” кебек шигырьләрен укыдык. Шулай ук әлеге кичәдә Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе күрсәтелде.
К списку новостей