Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Большеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Фатиха Хусни Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422082, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Б. Метески, ул. Школьная, зд. 1 |
Телефон: | +7(843)-605-44-59 |
E-Mail: | roo_mitiski@mail.ru, Sbmet.Tul@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ-Большеметескинская средняя общеобразовательная школа им.Ф.Хусни Тюлячинского района РТ |
Руководитель: | Сунгатуллин Марат Мухаррамович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Новостной блок
Школьное лесничество «Урманкай» участвовало в межрайонном слете школьных лесничеств/ “Урманкай” мәктәп урманчылыгы районара мәктәп урманчылыклары слетында катнашты
Опубликовано: 26.05.202325 нче май көнне Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә районара мәктәп урманчылыклары слеты узды. Анда 25 берләшмәдән 87 кеше катнашты.
Катнашучылар «Ботаника һәм дендрология», «Урманнарны торгызу һәм үстерү», «Урманнарны саклау һәм яклау», «Геодезия», «Таксация», «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар», «Урман янгыннарын сүндерү» юнәлешләре буенча практик биремнәр үтәделәр. Укучылар Татарстан Республикасында үсә торган агачлар һәм куаклар, урман хуҗалыгында кулланыла торган техника, үсентеләрне утырту ысуллары һәм технологияләре, шулай ук командада эшләү, урманда ориентлашу, каршылыкларны җиңеп чыгу, урман янгыннарын сүндерү һәм таксацияләү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең “Урманкай” мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар (Сабирзянова Айзилә, Сагдиева Чулпан) III урын яуладылар. “Урманкай” мәктәп урманчылыгы җитәкчесе – Сабирзянов Илнур Илдар улы.Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
Ябылу тантанасында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Рослесинфорг» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һ.б. котладылар.
К списку новостей